Мәгариф, мәгърифәт
27 Апреля , 17:33

Уфаның бу университеты замана кадрлары әзерләү үзәге булачак

Анда пилотсыз авиация системалары өлкәсендә кадрлар әзерләнәчәк. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Уфаның Вузара кампусы резиденты пилотсыз авиация системалары өлкәсендә кадрлар әзерләүнең төбәкара үзәгенә әверелде.

“Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында сыгылмалы белем бирү траекторияләрен гамәлгә ашыруда катнашу өчен пилотсыз авиация системалары өлкәсендә кадрлар әзерләүнең төбәкара үзәкләрен ачык сайлап алуга йомгак ясалды. Вузара студентлар кампусы резиденты булган Уфа фән һәм технологияләр университеты сайлап алуны уңышлы узды һәм Башкортстанда пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар әзерләүче бердәнбер төбәкара үзәккә әверелде.

Быел проектта катнашу өчен белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 57 оешмадан гариза бирелгән. Аларның 33е генә пилотсыз авиация өлкәсендә кадрлар әзерләүнең төбәкара үзәкләрен ачык сайлап алу турындагы нигезләмә таләпләренә туры килә дип танылган.

Уфа фән һәм технологияләр университетында программаны тормышка ашыруны Электротехник инжиниринг институты белән берлектә Өзлексез белем бирү институты тәэмин итәчәк.

– “Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар” проектында катнашу безнең республикага пилотсыз авиация системаларының югары технологияле тармагын үстерүгә зур өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк, – ди республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, якындагы 7 елда Русиягә пилотсыз авиация өлкәсендә 1 миллионга якын профессионал – пилотсыз очкычларны эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өчен белгечләр – кирәк булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас