

Тугызынчы сыйныф укучылары эшче һөнәре турында таныклык алачак.
Сүз дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) тапшырмаган, әмма шул ук вакытта эшче һөнәрен үзләштергән тугызынчы сыйныф укучылары турында бара
Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) тапшырмаган, әмма шул ук вакытта эшче һөнәрен үзләштергән яшьләр квалификация бирү турында таныклыкка ия булачак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Укучылар һөнәргә имтиханнарны яңадан тапшыруга әзерләнү белән бер үк вакытта өйрәнә алачак. Бу хокуктан 2026 елда ук файдаланырга мөмкин. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, президент тарафыннан расланган "Мәгариф турындагы" законга кертелгән үзгәрешләр балаларга вакытны әрәм итмәскә ярдәм итәчәк. Алар яңадан имтиханга әзерләнеп кенә калмый, ә производствода практик күнекмәләр дә ала, бу эшкә урнашу мөмкинлеге бирә.
«Соңгы елларда эшче белгечлекләренең абруе һәм аларның хезмәт базарында ихтыяҗы арта", - дип ассызыклады Мәгариф министрлыгы башлыгы. Мәктәп укучылары нинди һөнәрләрне үзләштерә алачагын төбәкләр үзләре нинди белгечләр кирәклегеннән чыгып хәл итәчәк . Балалар мәктәпләр, көллиятләр яки предприятиеләр каршындагы уку үзәкләре базасында укыячак, шунда ук мәктәп программасын өйрәнүне дә дәвам итәчәкләр.