Мәгариф, мәгърифәт
21 Апреля , 08:21

Туган телгә сөю ирештергән уңышлар

Мөгаллимәбезне котлыйбыз!

Туган телгә сөю ирештергән уңышларТуган телгә сөю ирештергән уңышлар
Туган телгә сөю ирештергән уңышлар

Мөгаллимәбезне котлыйбыз!

 

15-17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрусия туган тел форумы үтте.

Мәртәбәле чара делегатлары арасында Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова да бар иде.

Зинфира Гаднән кызы укучылары күңелендә туган телгә сөю тәрбияләүче, аларны иҗади эшләргә рухландыручы, уңышларга юл күрсәтүче чын остаз.

Аның укучылары мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүләр яулый, матбугат битләрендә каләм чарлый, туган телле бамсаларның да якын дуслары алар.

Шунысы сөенечле, Казанда узган Бөтенрусия туган тел форумында мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен Зинфира Гаднән кызы "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аны дәрәҗәле исем алуы белән ихлас котлыйбыз. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, яңа башлангычлар, зур уңышлар телибез!

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас