

Быел ул егерменче тапкыр уза һәм Русиянең төрле төбәкләреннән, Кыргызстаннан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Беларусьтан, Кытайдан фән белән кызыксынучы 800 гә якын укытучыны, яшь галимнәрне һәм студентларны берләштерә. Форум Русиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында уза.
Форумның максаты – заманча фән һәм педагогик белем бирү проблемалары белән актив кызыксынган талантлы һәм сәләтле студентларга, магистрантларга һәм яшь галимнәргә ярдәм итү, яшь галимнәрнең педагогик эшчәнлек өлкәсендәге роле турында фикер алышу, фәнни идеяләр алмашу чикләрен киңәйтү, Русиянең әйдәп баручы педагогик югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары белән хезмәттәшлекне ныгыту.
Форумның пленар утырышында Акмулла университеты, Урал дәүләт физик культура университетының Башкортстан физик культура институты, Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Башкортстан дәүләт аграр университеты яшь галимнәре чыгыш ясады. Алар заманча тикшеренүләрнең актуаль мәсьәләләре буенча докладлар тәкъдим иттеләр.
Фото: sharanpro.ru