Кыңгыраулар шалтырамас

Апрель укучылар өчен нинди яңалыклар әзерли?  

Кыңгыраулар шалтырамасКыңгыраулар шалтырамас
Кыңгыраулар шалтырамас

Апрель укучылар өчен нинди яңалыклар әзерли?

 

Апрельдә мәктәпләрдә кыңгырау тавышларын Космонавтика көненә багышланган музыкаль композицияләр алыштырачак. Бу Бөтенрусия проекты кысаларында эшләнә. Шул хакта РФ Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Уку йортларында галәмгә һәм сәяхәтләргә багышланган җыр һәм көйләр яңгыраячак. Укучылар «Өченче планета сере» мультфильмының төп темасын (композитор – Александр Зацепин, башкаручы – Русия дәүләт кинематография симфоник оркестры) һәм «Стартка кадәр 14 минут» әсәрен (Оскар Фельцман көе, Владимир Войнович сүзл., башкаручылар – Олег Непряхин, балалар хоры) искә төшерәчәк.

Бу композицияләрне 2025 елгы Бөтенроссия инструменталь һәм рәсем иҗаты конкурсында җиңүчеләр башкаруында тыңлаячаклар. Балалар өчен шул исәптән Краснодар краеның 61 нче урта мәктәбе коллективы башкаруында «Петя һәм Бүре» (Сергей Прокофьев көе) симфоник әкиятеннән, «Знаете, каким он парнем был» (А. Пахмутова көе, Н. Добронравов сүзләре, Николай Диденко һәм зур балалар хоры башкара) һәм «Прекрасное далеко» (Ю. Энтин сүзләре, Евгений Крылатов көе,, Геннадий Гладков аранжировкасы, Карина Аванесова башкара).

Проектны РФ Мәгариф министрлыгы, оператор - «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге оештыра.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас