“Эшсез калмассыз дип ышанам”

Радий Хәбиров республика көллиятләре студентлары белән очрашты.

https://glavarb.ru/https://glavarb.ru/
Фото:https://glavarb.ru/

31 мартта Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика көллиятләре студентлары – “Профессионаллар” Бөтенрусия чемпионат хәрәкәтенең төбәк этабы лидерлары белән очрашты. Алар республиканы төбәкара этапта һәм ярышларның финалында тәкъдим итәчәкләр.

Очрашуда 200дән артык кеше – “Профессионаллар” төбәк этабы җиңүчеләре, призерлары һәм эксперт-остазлар катнашты.

Төбәк җитәкчесе республиканың чемпионат хәрәкәтендәге уңышларын югары бәяләде.

– Башкортстан командасы ил төбәкләре арасында иң көчле унлыкка керә. 2025 елда аның вәкилләре 42 медаль яулады, шуларның тугызы – югары дәрәҗәдәге, – диде Радий Хәбиров. – 2026 елда “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабында 30 меңнән артык кеше катнаша. Бу яшьләрнең төрле юнәлешләр буенча практик күнекмәләр алырга җитди теләкләре турында сөйли.

Башкортстан Башлыгы шулай ук төбәктә һөнәри белем бирү учреждениеләрен модернизацияләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Соңгы дүрт елда төбәктә 32 көллият бинасы ремонтланган. Ә “Профессионалитет” федераль проекты ярдәмендә иң заманча корылмалар белән 19 мәгариф-җитештерү кластеры булдырылды.

– Безнең тырышлыгыбыз көллиятләребездә матди базаны ныгытуга һәм һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Әлбәттә, сезнең күбегез үз сайлавын ясаган инде, һәм без сезгә уңышлар телибез. Сез туган республикада эшсез калмассыз дип ышанам.

Аннары Башкортстан Башлыгы яшьләрнең сорауларына җавап бирде. Очрашу азагында ул студентларга конструктив диалог өчен рәхмәт белдерде һәм чемпионатның финал ярышларында уңышлар теләде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас