

Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү дәүләт сәясәтенең стратегик өстенлеге булып тора, ди Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.
М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты РФ Мәгариф министрлыгының балалар һәм яшьләр катнашлыгында патриотик тәрбия өлкәсендә бөтенрусия, округ һәм төбәкара чаралар уздыруга конкурсында җиңүче булды.
Югары уку йортының “Яугир” позывнойлы” төбәкара мәгариф марафонын уздыру проекты 4 млн 678 мең сум күләмендә ярдәм алды.
“Проект РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү абруен популярлаштыруга һәм пропагандалауга, катнашучыларда хәрби әзерлек һәм Ватанны саклау, тормыш хәвефсезлеге өлкәсендә теоретик һәм практик белемнәр формалаштыруга, шулай ук Русия Федерациясенең төрле субъектларыннан килгән яшьләр арасында патриотик тәрбия өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен төбәкара коммуникация мәйданчыгы булдыруга юнәлтелгән”, – ди БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.
Патриотик проект 2026 елның августыннан ноябрьгә кадәр өч этапта гамәлгә ашырылачак. Беренче этапта 10 заманча видео дәрестән торган цикл булдырылачак. Проектның икенче этабы өйрәнелгән темалар буенча Төбәкара онлайн-олимпиада булачак. Өченче этапта “Яугир” позывнойлы” төбәкара ачык белем бирү слеты уздырылачак. Ул өч көн дәвамында Акмулла университеты мәйданчыкларында узачак.
Проект хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрдә патриотизм һәм гражданлык хисләре тәрбияләүне максат итеп куя, ди авторлар.