Барлык яңалыклар

«Пифагор» ИТ-маршруты кемнәр өчен эшли?

Уфа укучыларын вузара студентлар кампусы берләштерә.

«Пифагор» ИТ-маршруты кемнәр өчен эшли?
«Пифагор» ИТ-маршруты кемнәр өчен эшли?

 Уфа укучыларын вузара студентлар кампусы берләштерә.

 

 Уфаның Русия Герое А. А. Сафронов исемендәге 78нче мәктәп укучылары «Пифагор» фәнни-популяр маршрутында булдылар.

 Фәнни маршрут дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгында старт алды. Экскурсия барышында укучылар интерактив һәм уен формасында мәгълүмати технологияләр дөньясына чумдылар.

– Вузара кампус бүген студентлар өчен тарту ноктасы гына түгел, ә укучылар өчен ачык мәйданчык та. Без балаларның экскурсияләргә һәм интерактив программаларга зур кызыксынуын күрәбез. Шунысы мөһим: фән һәм югары технологияләр алар өчен якыная һәм аңлаешлырак була бара, ә галимнәр белән аралашу һәм чын производствоны күрү мөмкинлеге яшьләрдә киләчәктә безнең югары уку йортларында укуга теләк уята, – диде Башкортостан Республикасының Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

Маршрут коммуникацияләр эволюциясен ачык күрсәтерлек итеп төзелгән. Экскурсоводлар төркемне тарих аша уздырдылар – беренче почта открыткаларыннан алып телевидениенең заманча технологияләренә кадәр, тармак үсешенең ашкынулы юлын күрсәттеләр. Сәяхәтнең йомгаклау ноктасы югары технологияле предприятие булды, анда укучылар алган белемнәрен куллануның соңгы этабын күрә алдылар. Яшь кунаклар, коммутаторларны җыюның барлык этапларын да кертеп, элемтә операторлары, ведомство структуралары һәм дәүләт хакимияте органнары өчен билгеләнгән радиоэлектрон һәм телекоммуникация җиһазларын ясау процессын зур кызыксыну белән күзәттеләр.



Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас