Барлык яңалыклар

Башкортстан вәкилләре Русия студентлар отрядларының округ бәйгесендә катнашачак

Үзебезнең яшьләргә уңышлар телик!

https://vk.com/rso_bashro
Фото: https://vk.com/rso_bashro

Идел буе федераль округында Русия студент отрядларының “Кадр артыннан кадр” медиа-конкурсы старт алды.

 “Идел буе федераль округы блогеры” номинациясендә Башкортстанны төбәкнең яшүсмерләр хезмәт отрядлары җитәкчесе Вера Токарева тәкъдим итәчәк. Ул һәм округның тагын 14 вәкиле иң яхшысы исеме өчен көрәшәчәк. Конкурс 3 этапта узачак: гариза бирү, сайлап алу, онлайн-этап. Сайлап алу этабы йомгаклары буенча иң күп балл җыйган катнашучылар категория финалистлары булалар.

Параллель рәвештә “РСО төбәк бүлеге Вконтактесында иң яхшы бергәлек” номинациясендә Башкортстан Студентлар отрядларының пиар-бүлеге җитәкчесе Влада Сәйфуллина да катнашачак. Нәтиҗәләр ИФО студентлар отрядларының XVI слеты мәйданчыкларында ясалачак.

“Пиар-кампания һәм Русия студент отрядларының Башкортстан төбәк бүлеге брендын популярлаштыру кысаларында без һәр конкурска аңлы рәвештә якын киләбез. “Блогер” категориясендә катнашу өчен шәхси заявка кирәк: безнең финалист ВКонтакте социаль челтәрендә яңа блог ачты та инде, ул яшүсмерләрне һәм яшьләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү буенча язмалар сериясен әзерли. Безгә хезмәтнең мәктәп эскәмиясеннән текә булуын күрсәтү мөһим”, – ди Влада Сәйфуллина.

Үзебезнең яшьләргә уңышлар телик!

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас