Барлык яңалыклар

Уникенче полилингваль мәктәп ачылды

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсен ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә аша республикада уникенче полилингваль мәктәпкә старт бирде. Тантанага педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре кушылды.

Уникенче полилингваль мәктәп ачылды
Уникенче полилингваль мәктәп ачылды

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсен ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә аша республикада уникенче полилингваль мәктәпкә старт бирде. Тантанага педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре кушылды. Мәктәпне һәм балалар бакчасын берләштерүче белем бирү комплексы Әбҗәлил районы Әскәр авылының яңа микрорайонында урнашкан.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, мәктәп иркен һәм заманча килеп чыккан, ул авылның актив “үсә” торган өлешендә төзелгән. Анда балалы гаиләләр күп. Шулай ук балалар бакчасын да үз эченә алган комплекс Әскәр авылы халкы өчен әһәмиятле социомәдәни үзәккә әверелергә тиеш.

Видеоконференция режимында Әбҗәлил районы җитәкчесе Айрат Әминев та чыгыш ясады. Ул мәктәпне ачу муниципалитет өчен чын бәйрәм булуын ассызыклады һәм төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Яңа уку йорты 640 укучыга исәпләнгән, ә аның карамагындагы мәктәпкәчә бүлек160 баланы кабул итә алачак.

Чыганак: Молодежная газета

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас