Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) оештырган грант конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Ул “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында бара.
Катнашучылар социаль, мәдәни, фәнни һәм икътисади өлкәләрдә идеяләрне тормышка ашыру өчен 1,5 млн сумга кадәр финанс ярдәм алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр “Милли приоритетлар” коммерцияле булмаган автоном оешмасында. Үз көчләрен Русия, шулай ук Абхазия Республикасы гражданнары сынап карый ала. Катнашучыларның яше чикләнгән – 14тән 35 яшькә кадәр.
Конкурсның максаты – яшьләргә үзләрен иҗатта һәм иҗтимагый тормышта күрсәтү, шулай ук аларның ил үсешенә юнәлтелгән ниятләрен тормышка ашыруда ярдәм итү мөмкинлеге бирү. Катнашучылар унсигез номинациянең берсен сайлый ала. Алар арасында яшьләрнең мәшгульлеген үстерү проектлары һәм мәдәниятара диалогка ярдәм итүче проектлар, кече территорияләрне үстерүгә һәм яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы торуга юнәлтелгән инициативалар һәм башкалар бар.
Росмолодежь.Грантлар конкурсында катнашу өчен, “Русия яшьләре” платформасында теркәлергә һәм инструкцияләрне үтәргә кирәк. Өстәмә мәгълүматны 8 (800) 333-77-37 кайнар линиясе телефоны буенча яисә Росмолодежның рәсми сайтында алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: “Яшьләр һәм балалар” милли проекты яшьләрнең сәләтләрен үстерү һәм үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән. Милли проект үзәгендә – мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, педагогларның квалификациясен күтәрү, укытуның яңа методикаларын һәм укыту өчен уңайлы шартлар булдыру. Милли проект шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәрен үстерүне һәм “Приоритет 2030” программасы буенча югары уку йортларына ярдәм итүне күздә тота.