Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 февраль , 10:25

Укучылар “микродөнья серләре” белән танышты

Русия фәне көне уңаеннан укучыларга Вузара кампусның алга киткән эшләнмәләрен күрсәттеләр.

https://pravitelstvorb.ru
Фото: https://pravitelstvorb.ru

Башкорт дәүләт медицина университетының Уфаның вузара студентлар кампусында урнашкан лабораторияләре вуз галимнәренең һәм мөгаллимнәренең балалары өчен фәнни экскурсия үткәрде.

Балалар заманча корылмаларны күрделәр, “микродөнья серләре” турында белделәр һәм экспериментлар эшләп карадылар.

Мәсәлән, молекуляр гибридлар лабораториясендә укучылар үз куллары белән электрофорез өчен гель әзерләделәр. Аддитив технологияләр лабораториясендә балалар реконструктив хирургиядә, травматологиядә һәм оропедиядә, онкологиядә, нейрохирургиядә, казналык-йөз хирургиясендә кулланылачак яңа материаллар һәм персональләштерелгән медицина эшләнмәләренең ничек ясалуын белделәр. Кечкенә таргет молекулаларын эзләү лабораториясендә алар тикшеренүче-медиклар белән бергә күсе һәм балыкларның үз-үзләрен тотышын күзәттеләр. Кеше микробиомы лабораториясе хезмәткәрләре укучыларны микробиолог эше белән таныштырдылар.

Балалар галимнәрнең молекулаларны үлчәмнәре буенча “сортларга аеруын” үз күзләре белән күрделәр, чын фән – ул акыллы приборлар гына түгел, ә мавыктыргыч тәҗрибәләр икәнлегенә инандылар.

Экскурсия йомгаклап, БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов катнашучыларга “Медицина фәненә кереш” курсын узу турында сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас