Беренчеләр хәрәкәте грант конкурсының яңа сезоны башлануы турында игълан итте. Катнашучылар үсеп килүче буынның сәләтләрен ачарга, балаларны һәм өлкәннәрне уртак иҗатка җәлеп итәргә юнәлтелгән бәйгеләр, фестивальләр, слетлар һәм башка чаралар оештыруга һәм уздыруга финанс ярдәме алачак.
2026 елда елның төп темасын – Русия халыкларының бердәмлеген – чагылдырган проектларга аерым игътибар биреләчәк. Беренчеләр хәрәкәтенең грант конкурсында катнашучылар үз проектларын тормышка ашыру өчен 10 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
“Беренчеләр хәрәкәтенең грант конкурсы – балалар һәм яшьләрнең үсешенә юнәлтелгән социаль әһәмиятле инициативаларга ярдәм итү мөмкинлеге. 2026 елда конкурсның грант фонды 1,4 миллиард сум тәшкил итәчәк һәм 1 миллионга якын кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Без проектта катнашучыларның минималь саны бусагасын 50 кешегә кадәр киметтек. Бу конкурска зур булмаган оешмаларны, беренче чиратта, авыл мәктәпләрен җәлеп итү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Русия халыкларының бердәмлеге елы, һичшиксез, грант конкурсы кысаларында чагылыш табачак”, – ди Русия Герое, “Геройлар вакыты” президент кадрлар программасында катнашучы, Беренчеләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов.
2026 елда Беренчеләр хәрәкәте грант конкурсында катнашуга гаризалар РФ Финанс министрлыгының дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү порталы аша 10 мартка кадәр кабул ителә. Агымдагы сезонда 900 мең кеше катнашыр дип көтелә.
Конкурс ачыклык һәм үтә күренмәлелек принципларына нигезләнгән. Катнашучыларның проектларын эксперт советы бәяли. Экспертлар тәкъдим ителгән темаларны берничә критерий буенча сайлап ала: проектны үткәрүнең актуальлеге, социаль нәтиҗәлелек, җәмгыять өчен әһәмиятлелек, гамәлгә ашыру формаларының һәм механизмнарының инновациялелеге һәм башкалар.
Сайлап алу нәтиҗәләре 2026 елның 1 апрелендә игълан ителәчәк. Беренчеләр хәрәкәтенә иң кызыклы, актуаль проектлар ярдәм алачак. Конкурсны уздыруның 3 елында 1694 инициатива хупланган. Шартлар турында тулырак мәгълүматны конкурс сайтында табып була.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстан гаризалар һәм җиңүчеләр саны буенча өч ел рәттән алда бара. 2025 елда төбәктән 452 гариза бирелгән, шулардан 40 оешма җиңүче булды. Алар гомум суммасы 53 379 929,52 сумлык грант алды.