Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
23 гыйнвар , 20:35

Уфада “Иң яхшы тәрбияче”не сайладылар

Бер йөрәген балаларга бүлеп бирә тәрбияче.

Уфада “Иң яхшы тәрбияче”не сайладылар
Уфада “Иң яхшы тәрбияче”не сайладылар

Бер йөрәген балаларга бүлеп бирә тәрбияче.

 

 

Уфа балалар филармониясендә «Башкортстан башкаласының мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» конкурсын ябу тантанасы булды. Шәһәр мэриясе мәгълүматлары буенча, конкурс 2025 елның 24 ноябреннән 19 декабренә кадәр узган. Анда башкаланың җиде районыннан 42 педагогик хезмәткәр катнашты. Алар арасында-тәрбиячеләр һәм өлкән тәрбиячеләр. Алар биш конкурс сынавы узды: “Балалар белән педагогик чара”, “Ата-аналар белән мәгърифәт чарасы”. “ Мастер-класс” “Блицтурнир” һәм “Мәгариф форсажы”.

 

Конкурс призерларын шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Азат Батыршин бүләкләде. Ул аларны лаеклы нәтиҗәләр белән котлады һәм алга таба уңышлар теләде. Алар 10 педагогик хезмәткәр. Җиңүчеләрне Уфа администрациясе башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчикаева игълан итте. Ул иҗади һәм һөнәри уңышлар теләде, башкала педагогларының ел саен призлы урыннар яулауларын һәм республика дәрәҗәсендә җиңүчеләр булуларын билгеләп үтте

251 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Селезнева «Башкортстан башкаласының мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» конкурсының абсолют җиңүчесе дип танылды.

«Туган телдә укыту белән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» конкурсында җиңүче — 40 нчы башкорт балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Хисмәтуллина.

«Педагогик дебют» номинациясендә 144нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ализа Ялмурдина иң яхшысы булды.

Педагогларны кубоклар, мактау грамоталары, Дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата бүләкләр һәм ял сертификатлары белән бүләкләделәр.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас