Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
23 гыйнвар , 12:59

Чит телләрне хәзер азрак өйрәнерләрме?

Русиядә укучы балаларга йөкләнешне киметү максатында чит телне өйрәнү сәгатьләрен кыскартачаклар.

Чит телләрне хәзер азрак өйрәнерләрме?
Чит телләрне хәзер азрак өйрәнерләрме?

РФ Мәгариф министрлыгы 2026 елда 5-7 сыйныф укучылары өчен чит телләр буенча уку сәгатьләрен кыскартырга планлаштыра. Мондый положение ведомство приказы проектында теркәлгән.

    Документта2026 уку елында инглиз, испан, кытай, француз һәм немец телләрен өйрәнүнең гомуми күләме 408 сәгатькә кадәр киметелергә мөмкин дип күрсәтелгән.Шул ук вакытта 5 нче, 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларның һәрберсе өчен елына 68 сәгать каралган, бу атнага ике уку сәгатенә туры килә, дип хәбәр итә ТАСС.Элекмәктәпләрдә чит телләрне өйрәнүгә тәкъдим ителгән уку вакыты күләме 510 сәгать тәшкил итә иде.

Фото: api.bashinform.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас