Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
23 гыйнвар , 12:22

Бер очрашу – бер гомер!

    Аблай мәктәбе районга, республикага, илебезгә бик күп данлы шәхесләр биргән. Атаклы күз табибы, медицина фәннәре докторы Габдулла Кодаяров, язучы Әкрәм Вәлиев, журналист һәм язучы Әгъдәл Низаев һ.б. бик күпләрнең исемнәрен авылдашлары бүген дә хөрмәт белән искә ала, алар белән горурлана.

Бер очрашу – бер гомер!
Бер очрашу – бер гомер!

Шуңа да без биредә очрашуга  зур теләк белән килдек. Директор Венера Зәйнетдинова безне елмаеп  каршылады һәм  мәктәп белән таныштырды.

   -Бүгенге көндә мәктәптә 51 бала белем ала, беренче сыйныфка дүрт бала килде,- ди Венера Илһам кызы. - Үткән уку елында тугызынчыны 12 бала  тәмамлаган иде, алар унынчыга калмады һәм башка уку йортларына китте. Шулай итеп, быел бездә унынчы һәм унберенче сыйныфлар юк, шулай да урта мәктәп статусын саклап киләбез. Иң күп бала – бишенчеләрдә, анда 13 укучы белем ала. Кызганычка каршы, башка  күп авыллардагы кебек үк Аблайда да яшь гаиләләр саны кими бара, ә бу инде мәктәптә укучылар саны да елдан-ел азая дигән сүз.

   Аблай мәктәбенә 2012 елда капиталь ремонт үткәрелгән булган һәм, кадерен белеп сакчыл тотынгач, ул бүген дә бик күркәм хәлдә. Ел саен район хакимияте, РОНО һәм авылдаш-спонсорлар ярдәмендә косметик ремонтлар да эшләнеп тора. 2021 елда, “Реаль эшләр “ программасы кысаларында, мәктәп алдын да ремонтлаганнар.

    Башка күп якларга командировкага барганда күңелне кырган бер нәрсә бар: ул да булса, чын татар авылларында да балалар урамда да, мәктәптә дә русча сөйләшәләр. Ә менә Аблайда алай түгел: алар туган телендә аралаша. 

     Биредә 33 ел буена татар теле һәм әдәбияты укыткан, шул ук вакытта директорның укыту буенча урынбасары Рүзилә Үзбәк кызы әйтүенчә, мәктәптә тугызынчы сыйныфка кадәр балалар татар теле һәм әдәбиятын укыйлар һәм туган тел буенча үткән район һәм   республика тел һәм әдәбият бәйгеләрендә һәрдаим катнашып, гел призлы урыннар алалар икән. Мәсәлән, узган елда татар теле һәм әдәбияты буенча үткән республика олимпиадасында Гөлфия Арсланова дигән кызлары призер булган. Быел “Тукай моңнары” республика конкурсында Илнара Сәетгәрәева беренче урынны яулаган. Күптән түгел генә Чакмагыш районы үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан оештырылган зур шигырь конкурсында Данир Гомәров беренче урынга лаек булган. Болар барсы да мәктәптә туган телгә тиешле игътибар бүленүе турында сөйли.  Әйткәндәй, Рүзилә ханым безне татар теле һәм әдәбияты кабинетына да алып керде. Үз һөнәренә бар илһамын салып эшләгән укытучының тырышлыгы белән ул бик яхшы итеп җиһазландырылган икән.

     “Өмет” белән очрашу” дип аталган чара бик тә җанлы үтте. Балалар барсы да “Өмет” гәзитен яхшы белә, күпләре гаиләләре белән языла һәм укыйлар икән.

   Хөрмәтле авылдашлары – галим, фән кандидаты, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Рәүф Рифкать улы Идрисовның чыгышын укучылар зур кызыксыну белән тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларга тулы җавап алды.

   -Әйтегез әле, балалар, адәм баласына туган тел нигә кирәк?- дигән сорау белән башлап җибәрде үз чыгышын Рәүф абыйлары.

   Ә балалар берсен-берсе белән узышып: “туган тел – ул чиксез дөнья”, “туган тел – ана теле, иң-иң кадерлесе” дип җавап кайтардылар.

   -Һәркайсыгыз дөрес җавап бирде,- дип сүзен дәвам итте кунак һәм туган тел, туган ил һәм туган телдә чыккан “Өмет” гәзитенең бик күп уртаклыклары турында сөйләде. Галимнең чыгышы вакытында күп кызыклы мәгълүматларны да белде балалар. Аларга, мәсәлән, бүгенге көндә безнең якларда яшәүче милләттәшләребез балаларына кайчак хәтта мәгънәләре дә аңлашылып бетмәгән исемнәр биргән вакытта, чит илләрдә яшәүче татарларның үз балаларына чын татар исемнәре бирүләре турындагы мәгълүмат ошады. Мәсәлән, Төркиядә – Идел, Япониядә – Фәридә,Наилә, Мәрьям, Америкада – Нурия, Австралиядә – Шәүкәт, Иделбикә, Зәки исемнәрен торган саен ешрак кушулары турында ишетү аларга кызыклы да, уйландырырлык та булды.

    -Балалар, безнең мәктәбебездә әдәбиятка-телгә тартылу һәрчак көчле булды, бик күп иҗатчылар чыгуы да шул хакта сөйли. Ә сез шигырьләр-әкиятләр, мәктәп тормышы турында иншалар язасызмы? - дип дәвам итте Рәүф абыйлары.- Әгәр язышасыз икән, һичшиксез, иҗат җимешләрегезне безнең редакциягә дә җибәрегез, бастырырбыз!

   Укучылар редакция тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләгән сүзләребезне игътибар белән тыңлаганнар икән: без үткәргән викторина сорауларына алар дәррәү җавап биреп, гәзитнең 2026 ел өчен календаренә лаек булдылар.

   Очрашу һәркем күңелендә матур истәлекләр калдырды, араларны тагын да якынайтты.

                                                         Гөлара Арсланова.

                                                         Уфа-Аблай-Уфа.

             

    

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас