Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 гыйнвар , 12:06

Яшь баянчы Вилдан халыкара бәйгедә җиңгән

Киләчәктә зур сәхнәләрне яулар әле ул. 

https://sabitov-school.ru
Фото: https://sabitov-school.ru

Вилдан Хөрмәтуллин Уфадагы Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Укытучысы – Айнур Әхмәт улы Искәндәров.

5-8 гыйнвар көннәрендә ул Түбән Новгородта узган “Идел сувенирлары” халыкара конкурсында катнашкан. Вилдан, бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.

 “Вилданны һәм аның педагогы Айнур Искәндәровны лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйм. Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, алда яңа җиңүләр һәм иҗади уңышлар телим”, – ди Уфаның Киров районы башлыгы Илвир Нурдәүләтов.

“Идел сувенирлары” проекты 2008 елда булдырыган, ул балалар һәм үсмерләр иҗатының дәрәҗәле халыкара фестиваль-конкурслары системасына керә. Бәйге сезоны дәвамында дөньяның төрле шәһәрләрендә фестиваль-конкурслар үткәрелә. Аларда I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булучы иҗади коллективлар һәм солистлар “АртКон” суперфиналында катнаша.

https://sabitov-school.ru
https://sabitov-school.ru
Фото: https://sabitov-school.ru
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас