Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 гыйнвар , 14:04

Аларны инша язганда кулланырга ярамаячак

Русиядә БДИда кайбер сүзләрне куллануны тыйдылар.

Аларны инша язганда кулланырга ярамаячак
Аларны инша язганда кулланырга ярамаячак

Русиядә БДИда кайбер сүзләрне куллануны тыйдылар.

 

 

Аларны инша язганда кулланырга ярамаячак.  Бу «ок» һәм «окей» сүзләре. Аларны БДИда иншада куллануны тыйдылар. Карар жанрның монологик әйтелмәне күздә тотуы белән дәлилләнгән, дип хәбәр итә ТАСС Александр Герцен исемендәге Русия дәүләт педагогия университетының рус теле кафедрасы мөдире сүзләренә сылтама ясап.

Профессор Наталия Козловскаяның "Ике сүз дә диалогта кулланыла, ә БДИ иншасы — бернинди «окей»ларга һәм «ок»лапрга урын булмаган монолог. Бу сүзләр кертелгән иншаны күз алдына китерүе дә кыен», — дип белдерде ул.

– «Ок» сүзе сүзлектә юк. «Дәүләт рус теленең аңлатмалы сүзлегендә», «окей» да,«ок» та юк!

Шулай ук эксперт билгеләп үткәнчә, «окей» сүзенең ике мәгънәсендә дә «әйе» һәм «хорошо» рус аналоглары бар, аларны сорауларга җавап сыйфатында да, кисәкчә сыйфатында да, хәбәр сыйфатында да кулланырга мөмкин.

Фото: mk.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас