Башкортстанда мәгърифәтчелек хәрәкәте актив үсә. 2025 елда республикада яшәүче 70 меңгә якын кеше “Белем” Русия җәмгыяте чараларында катнашкан.
Бер ел эчендә төбәктә Башкортстан хөкүмәте ярдәме белән төрле форматтагы 900гә якын вакыйга: лекцияләр, викториналар, кино күрсәтүләр һәм интеллектуаль уеннар оештырылган.
Республикада 150гә якын лектор исәпләнә. Алар арасында – махсус хәрби операция ветераннары, әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, хакимият вәкилләре, педагоглар һәм журналистлар. Агарту эшендә актив катнашучылар арасында РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм Нәбиев, “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлнур Кулсарина һәм Мәдәни мирас объектларын саклау буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин бар.
2025 елның төп вакыйгасы “Белемле Республика” мәгърифәтчелек форумы булды, аның үзәк мәйданчыгы булып яңа Вузара студентлар кампусындагы Геном үзәге торды. Форум чаралары барлык муниципалитетларны да колачлады һәм 3000нән артык катнашучыны җыйды.
– Очрашуларда бара торган җанлы диалог җәмәгатьчелекнең мәгърифәткә зур кызыксынуын күрсәтә. Нәкъ менә шундый партнерлык лекторларга – тәҗрибәле экспертларга һәм энтузиастларга – төп идеяләрне һәм кыйммәтләрне чараларда катнашучыларның һәрберсенә тапшырырга мөмкинлек бирә, – ди “Белем” җәмгыятенең Башкортстан филиалы директоры Айсылу Илимбәтова.