Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
15 гыйнвар , 12:05

Бу балалар туган тел сакчылары булыр

Стәрлетамакта татар, мари, чуаш, удмурт, мордва телләре һәм әдәбиятлары буенча республика олимпиадасы үтте.

Бу балалар туган тел сакчылары булыр
Бу балалар туган тел сакчылары булыр

Стәрлетамакта татар, мари, чуаш, удмурт, мордва телләре һәм әдәбиятлары буенча республика олимпиадасы үтте.

 

2026 елның 13-14 гыйнварында «Стәрлетамак шәһәренең 2нче интернат-лицеенда 9-11 сыйныф укучылары өчен туган (татар, мари, чуаш, удмурт, мордва) телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте. Бәйге Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды.
13 гыйнварда язма һәм иҗади турлары узды. 14 гыйнварда исә ябылу тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булды. Олимпиадада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина сәламләделәр.

 

Данис Фәнис улы татар теле буенча олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына БТК исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, дәүләт вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты белгечләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.

⠀Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасында катнашу өчен республиканың иң алдынгы укучылары килде. Шул исәптән Уфа шәһәренең 4нче мәктәп укучылары да катнашты.

13 гыйнварда язма һәм иҗади турлары узды. Бүген, 14 гыйнварда исә ябылу тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булды. 4нче мәктәпнең 10 класс укучысы Энҗе Ибраһимова призлы урын яулады. Укытучы-остазы: Русия Федерациясенең атказанган укытучысы Лилия Гәлинур кызы Кәримова. Казанда узачак регионара олимпиадада Энҗегә һәм аның остазы Лилия Гәлинур кызына унышлар телибез. 9 класс укучысы Камалов Нияз, 11 класс укучысы Юсупова Лиана да олимпиадада яхшы нәтиҗәләр курсәтте. Олимпиадада катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре тапшырылды.

“Олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары арасында Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясе укучылары да бар иде. 11нче сыйныф укучылары Азалия Мортазина һәм Азалия Арсаева татар теле һәм әдәбияты буенча төпле белемнәрен күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Фәһим кызы Шакированың укучылары берничә ел рәттән Республика, Төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулап килә. Бу укытучының да, укучыларның да, әти-әниләрнең дә тырыш, бердәм хезмәте нәтиҗәсе”, – дип язды Башкортстан татар Конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, мәгариф һәм фән, балалар белән эш һәм мәктәпкәчә тәрбия комиссиясе җитәкчесе Айгөл Ахунова.

Тел вә халкым дип йөрәк ялкынын саклап эш итүче мөгаллимнәргә киләчәктә дә табышлы, максатчан, омтылышлы балаларны күреп алып, аларга бай татар иленә юлар ачуда уңышлар телибез. Ә шул остазларда белем алучы яшь дусларыбыз кыйблаларына тугры калыр, киләчәктә дә  аларның уңышлары турында белеп торырбыз дигән зур ышанычта уңышлар теләп калабыз.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас