Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 гыйнвар , 14:17

Яңа елда - яңа мәктәп!

Бүген Уфа районының Шмидтово авылында яңа белем учагы  ачылды.

Яңа елда - яңа мәктәп!
Яңа елда - яңа мәктәп!

Бүген Уфа районының Шмидтово авылында яңа белем учагы  ачылды.

 

 

Тантанада мәктәп укучылары һәм укытучыларыннан тыш, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

 - Эш елын мөһим һәм күңелле вакыйгадан башлавыбыз символик мәгънәгә ия – бүген Уфа районының Шмидтово авылында яңа мәктәп ачтык. Зур, заманча мәгариф үзәге Россия Герое Илдар Суфияров исемен йөртәчәк, - дип сөйләде республика җитәкчесе «Башинформ» хәбәрчесенә биргән интервьюсында.

 Радий Хәбиров якын арада республикада тагын берничә эре объект ачу планлаштырыла, дип өстәде.

– Озын каникуллар бетте, алда эш күп. Яңа көчләр белән, ышаныч белән 2026 елга куелган бурычларны хәл итүгә керешәбез, – дип билгеләде республика башлыгы һәм яңа елда барысына да уңышлар теләде.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас