Вузара кампуста республика югары уку йортлары ректорлары советы утырышы узды.
Советның 2025 елдагы йомгаклау утырышы яшьләрне спорт белән тәрбияләү, югары уку йортларының “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” белән багланышларына багышланды.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елдан республика югары уку йортлары ректорлары советы рәисе булып БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов тора.
Утырышта Башкортстанның 9 югары уку йорты вәкилләре катнашты. Чараны Ректорлар Советы рәисе урынбасары, БДАУ ректоры Илдар Габитов ачты. Ул республиканың югары белем бирү мәгариф оешмаларында студентлар спортын үстерү проблемалары һәм перспективалары турында сөйләде. Югары уку йортларының “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге белән багланышлары турында төбәк бүлеге җитәкчесе Софья Наумчик сөйләде.
Ректорлар советында катнашучылар мәгариф системасын үстерүнең уртак максатларына ирешү, бердәм алымнар булдыру, һөнәри бергәлекне ныгыту һәм укытуның сыйфатын күтәрү өчен көчләрен берләштерүне дәвам итәләр.