Вузара студентлар кампусы – Уфа фән һәм технологияләр университеты резиденты командасы яңадан Сounter-Strike 2 дисциплинасы буенча киберспортта Студентларның милли лигасы чемпионы булды.
Моннан тыш, ул – чемпионат тарихында бу титулны ике тапкыр рәттән яулаган бердәнбер команда.
Компьютер спорты буенча әлеге масштаблы ярышлар Русиянең югары һәм урта махсус уку йортлары командаларын җыя. 2025 елда киберспортның Студентлар милли лигасының өченче сезонында Русиянең 48 югары уку йорты һәм махсус урта уку йортлары җыелма командалары катнашты, алар 2 640 000 сум күләмендә приз фонды өчен көрәштеләр.
– Бу җиңү Уфа фән һәм технологияләр университетының киберспорттагы ресурс потенциалын тагын бер кат күрсәтте һәм университетта әлеге спорт юнәлешен алга таба үстерергә кирәклеген раслады, – ди Уфа университетының киберспорт секторы җитәкчесе Роман Кәшфуллин.
Киберспортчылар ярышларга әзерләнү белән вузара студентлар кампусындагы СПАРКС үзәгендә шөгыльләнәләр. Тренировкаларга бергә җыелу мөмкинлеге аралашуны җиңеләйтә, балалар узган уеннарны анализлый һәм алда торган ярышлар турында фикер алыша ала.