Һәр мәктәпнең үз белгече.
Балтач районында 2022 нче елдан башлап һәр мәктәптә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча мәктәп директорының киңәшчесе дигән вазифа кертелде. Киңәшчеләр – балалар, укытучылар һәм ата-аналар арасын бәйләүче. Балтач районында барлыгы 14 киңәшче эшли. Координатор Эльвира Сәлимгәрәева безнең белән җитәкчелек итә. Эшебезнең төп максаты – балаларга патриотик тәрбия бирү.
Без балалар белән бергә кызыклы чараларда катнашабыз. Бөтен уздырган бәйгеләрне, чараларны, бәйрәмнәрне, кыскача әйткәндә яңалыкларны социаль челтәрләргә урнаштырып барабыз. Һәм ата-аналар шуннан хәбәрдар була.
Балтач һәм Тәтешле районнарын берләштергән “Гаилә һәм мәктәп”, районара семинарлар эчтәлекле узды. Ул Иске Балтач 1 нче урта мәктәбендә, “Гаилә елында балачак навигаторы: яңа тәрбия фәлсәфәсе. Идеядан практикага” исеме астында үтте. Кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия оештырылды. Беренче нокта мәктәп музее булды. Тарих укытучысы Фәридә Шартдинова белем учагы тарихы һәм экспонатлар белән таныштырып үтте.
Мәктәп каршында эшләп килүче “Скул-ТВ”телевидение кабинеты 2023нче елны гына барлыкка килсә дә, күпләргә таныш. Биредә актив укучылар төрле темаларга сюжетлар төшерәләр, репортажлар әзерлиләр. Экскурсиядән соң чыгышлар, дәрестән тыш чаралар һәм мастер-класс, интеллектуаль уен оештырылды.
Надежда Беляеваның “Авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр белән эш” темасына ясалган чыгышы аерым игътибар җәлеп итте. Кызганычка каршы, мондый гаиләләр дә юк түгел. Әлеге чыгыш әңгәмә формасында оештырылу сәбәпле бик отышлы булды.
“Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе” төбәк форумында
Уфада “Беренчеләр хәрәкәте” рәисе Артур Орлов белән бергә “Тәрбянең яңа фәлсәфәсе” I төбәк форумында без, балтачлылар да катнаштык. Башкортстан яшьләренең киләчәге турында фикер алышу мәйданчыгы булды ул. МХОдагы якташларга ярдәм йөзеннән әйдәп баручы иҗтимагый берләшмәләр тарафаннан гамәлгә ашырыла торган уңышлы тәрбия практикалары, волонтерлык һәм хәйрия проектлары күргәзмәсе тәкъдим ителде анда. Шунда оештырылган “Күбекле бум” акциясендә дә катнаштык. Форумга теш пасталары, сабыннар, шампуньнар алып килдек һәм ата-анасыз калган, авыр шартларда яшәгән гаиләләргә бүләк иттек.
“Ел киңәшчесе” конкурсы
Без киңәшчеләр төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз. Шундыйларның берсе – “Ел киңәшчесе”. Анда тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре арасында конкурсның муниципаль этабы узды.
Беренче тапкыр үткәрелүче конкурсны әйдәүче эксперт Эльвира Сәлимгәрәева оештырды. “Ел киңәшчесе”бәйгесендә без 5 киңәшче көч сынаштык. Бәйгенең максаты актив, иҗади карашлы һөнәрманнарны ачыклау иде. Конкурста: Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Инга Айтметова, 2 нче урта мәктәбеннән Оксана Ковалева, Түбән Иванай мәктәбеннән Надежда Беляева, Югары Карыш урта мәктәбеннән Филия Хаҗимуллина, Тучыбай мәктәбеннән Радим Гыйләҗев катнашты.
Бәйгечеләр башта үзләре белән таныштырды. Икенче өлештә эш концепцияләрен якладык. Иң ахырда осталык дәресләре тәкъдим ителде. Барык дәресләр дә мавыктыргыч һәм файдалы булды. Филия Хаҗимуллина җиткчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга талисманнар ясалды.
“Беренчеләр хәрәкәте лидеры” республика бәйгесе җиңүчесе
Киңәшчеләр тәрбия юнәлешендә иң тәүге адымнарын ясый. Өч ел эчендә бихисап чаралар үткәрелде, нәтиҗәләр ясалды. Айгөл Гарипова 2023нче елның сентябреннән Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе булып эшли. Ул кыска гына вакыт эчендә укучылары белән төрле эшләрдә катнаша. Узган елда федераль конкурста иңү яулаган булганнар. Бу юлы “Беренчеләр хәрәкәте наставнигы” номинациясендә өченче урын алуга иреште ул.
Мәскәүдә һөнәри осталык арттырдык
Без, киңәшчеләр, квалифакация күтәрү буенча укуларда булабыз. Төрле шәһәрләргә барабыз. Шундыйларның берсе, иң истә калганы Мәскәү шәһәренә бару булды.
Мәскәүнең тарихи районында – Измайловода һөнәри үсеш программасын үттек. Укулар “Мәскәү”дәүләт педагогия университеты” югары белем бирү учреждениесендә узды. Киңәшчеләр иң яхшы истәлекләр белән кайтты.
Омскийга белем артыннан...
Квалификацияне күтәрү буенча укуларны дәвам итү юнәлешендә ике киңшчегә Омский шәһәренә өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча курсларда катнашу бәхете елмайды. Быел май аенда Омский шәһәрендә 5 көн укып кайттык. Сигез төбәктән 300 киңәшче килсә, шуларның 50се Башкортстаннан иде. Бу укулар безнең өчен арытаба да рухланып эшләргә этәргеч бирде. Башка төбәкләрдәге коллегалар белән аралашу безнең өчен фәһемле булды.
Чын күңелдән – изге эш
Без СВОда катнашкан яугирләребез өчен гуманитар ярдәм җыйдык. Тиз бозылмый торган продуктлар, татлы ризыклар, чәйләр, кипкән җимешләр, шәхси гигиена чаралар дарулар, витаминнар һәм җылы эчке киемнәр җыеп тартмаларга тутырдык. Шулай ук укучылардан изге теләкләр белән язылган хатлар салдык.
“Шулай бергә һәм бердәм булганда безне беркем дә җиңә алмас. Батырларыбызның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз”.
“Без – юл хәрәкәтендә катнашучылар!”
Районыбызда үткән һәр чарада катнашабыз. Шундыйларның берсе район мәдәният сараенда үткән, “Без – юл хәрәкәтендә катншучылар!” дип аталган район форумы булды.
Укучылар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту максатында оештырылган чарада 5 мәйданчык булырылган иде.
Шуларның бер мәйданчыгында “Иске Балтач авылының хәвефле участоклары” темасына балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре уеннар үткәрделәр.
“Зур гаилә уеннары”
Гаилә уеннары “Беренчеләр хәрәкәте”, БР Фән һәм мәгариф министрлыгы, “Балачак навигаторлары” проектын тормышка ашыручы региональ ресурс үзәк “Башкортстан пионерлары” җәмәгать оешмаларының грант ярдәмнәре белән оештырылды.
Иске Балтачта узган “Зур гаилә уеннары” республика конкурсының муниципаль этабында 12 гаилә катнашты. Алар җитезлектә, осталыкта, тапкырлыкта үзләрен сынадылар. Муниципаль этапта җиңү яулаган гаилә район данын яклап Уфада чыгыш ясады.
Район мәдәният сарае каршындагы мйданчыкта узган Гаилә бәйрәмендә әти-әниләр, балалар рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнашты, уйнады, ярышты, күңел ачты. Физик яктан әзерлекле тикшерелде, интеллектуаль яктан белемнәрен тикшерделәр. Бәйгеләр күңелле үтте. Гаилә уеннарында Иске Балтач авылыннан Инга һәм Илдус Айметовлар гаиләсе җиңү яулады. Алар Уфада Балтач районының данын яклап чыгыш ясадылар.
Унбер гаилә төрле номинацияләрдә билгеләнде. Җиде гаиләгә өченче урыннар бирелде. Биш гаилә икенче урыннарга лаек булды. Шул исемлектә безнең дә райондашлар һәм киңәшчебез булуы сөенечле. Алты гаилә беренче урынга лаек дип табылды.
Балтачта юл кагыйдәләрен белгән гаилә кайсысы?
Район мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта төрле мәктәпләрдән тәкъдим ителгән 12 гаилә юл йөрү кагыйдәләрен белүдә үзләрен сынады. Бәйге “Хәвефсез гаилә старталары” Бөтенрусия проекты чикләрендәге юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча республика гаилә конкурсы чикләрендә үтте.
Вакыйга белән тәрбияләү
Безнең районда “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: тәрбия вакыйгасы! – дигән темага тәрбия буенча киңәшчеләрнең проект сессиясе узды.
Директор киңәшчесе Р. Гыйләҗев “Хайваннар – Бөек Ватан сугышы геройлары” – дигән темага мастер-класс күрсәтте. Инга Айметова әхлакый-патриотик тәрбиядә заманча технологиялар турында сөйләде.
Үз ролебезнең җитдилеген һәм бурычларның мөһимлеген аңлап, якынлашып килүче Яңа елга да планнар корабыз.
Радим Гыйләҗев.