Башкортстан муниципалитетларының баш архитекторлары Уфаның вузара кампусында белемнәрен яклады.
Вузара студентлар кампусында Башкортостан муниципалитетлары баш архитекторларының квалификация эшләрен яклау булды. Яклау алдыннан 9 ай укулар үткәрелде – февральдән район архитектура идарәләре җитәкчеләре шәһәр төзелеше өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләрне, шәһәрне җайга салуның яңа нормаларын, территорияләрне бәяләү һәм анализлауны, торак пунктларның территориаль үсешенең заманча концепцияләрен өйрәнделәр.
Баш архитекторлар өчен “Архитектура һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге белән идарә итүне оештыру” программасы 2024 ел ахырында Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы тарафыннан Вузара кампус резиденты – Уфа дәүләт нефть техник университеты белән берлектә эшләнгән. Аның максаты – профессиональ кадрларның квалификациясен күтәрү.
Территорияләрне үстерү концепцияләрен муниципаль округларның баш архитекторлары Гөлназ Әмирова (Краснокама районы), Радик Баһаветдинов (Иглин районы), Тимур Гыйльманов (Нуриман районы), Вилдан Ибраһимов (Тәтешле районы), Лилия Миргалиева (Кыйгы районы) һәм Рубин Фәсхетдинов (Благовещен районы) тәкъдим иттеләр.
– Белем алу, булганнарын системалаштыру, яңарту, үзгәрүче законнар күзлегеннән актуальләштерү һәрвакыт файдалы. Баш архитектор эше – шәһәрнең тышкы кыяфәте генә түгел, ә, барыннан да элек, шәһәр төзелеше документациясе һәм үсеш стратегиясе. Моның белән шөгыльләнү өчен үзенчәлекле белемнәр кирәк. Безнең миллионлы шәһәрдә шул ук бурычлар глобальрәк һәм масштаблырак, һәм безнең тәҗрибә муниципалитетлар өчен дә мөһим, – диде Уфаның баш архитекторы Руслан Хәйруллин.