Уфа кампусы резиденты техник фәнни белгечлекләр буенча диссовет булдырган.
Уфаның вузара кампусы резиденты – Уфа фән һәм технологияләр университеты “Машина төзелеше технологиясе” һәм “Металл белеме, металл һәм эретмәләрне термик эшкәртү” техник фәнни белгечлекләре буенча диссертация советы ачты. Советны төзү турында карар РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан кабул ителде.
Диссоветның эше УУНиТ аспирантурасын тәмамлаучыларның кадр буларак үсешен күтәрүне тәэмин итүгә, машиналар ясау өчен яңа технологияләр һәм җайланмалар эшләү, машина төзелеше производствосын автоматлаштыру, ремонтлау һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча карарлар булдыру, шулай ук материаллар белеме, яңа эретмәләр һәм аларны эшкәртү алымнары өлкәсендә фәнни тикшеренүләр дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Совет составына фәнни өлкәдә җитди абруйга ия экспертлар кергән, аларның эшләре Уфа университетының әйдәп баручы фәнни мәктәпләре белән бәйле. Ә бу фәнни традицияләрнең дәвамлылыгын һәм тикшеренүләрне бәяләүнең югары стандартларын тәэмин итәчәк.
Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты башлыгы Светлана Мостафина фикеренчә, Уфа университетында диссертация советы булдыру – тоташ республика масштабында мөһим вакыйга, ул югары уку йортына фәнни белгечлекләр исемлеген киңәйтергә һәм фәннәр кандидатларына һәм докторларына гыйльми дәрәҗәләр бирүче диссертация советлары санын арттырырга мөмкинлек бирә.