Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
10 декабрь 2025, 15:35

Туташлар мәктәпкә китте

Туташлар мәктәпкә китте
Туташлар мәктәпкә китте

Безнең  кызлар практика үтә!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студентларының бик җаваплы чоры. Безнең 4 курс туташлары әлеге вакытта Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясендә педагогик практика үтә.

- Бу практиканың максаты – студентларны мәктәптәге укыту-тәрбия процессын оештыру тәҗрибәсе белән таныштыру. Шул ук вакытта

студентлар үзләрен дә сынап карый: татар һәм рус телләреннән дәресләр, дәрестән тыш чаралар үткәрәләр, профориентацион эш белән дә шөгыльләнәләр, – ди педагогия фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина.

 

Бу кызыклы мавыктыргыч, җаваплы көннәрнең ничек узуы турында тәэсссоратлары белән алар соңрак уртаклашыр. чөнки бу төркемдә безнең яшь каләмдәшләребез дә бар. Әле аларның иң кызу вакыты: көненә 4әр дәрес тә бирергә туры килә – чын укытучыларча!

Шуңа күрә, артык сораулар бирми генә, әлегә без аларның шушы мизгелләрен чагылдырган кадрлар белән  хушланып торабыз.

Уңышлар сезгә, туташлар! Практикаларны сагынып сөйләрлек булсын! Уңай нәтиҗәләр бирсен! Мәктәп сезне үзенә гашыйк иттерә алсын!

Туташлар мәктәпкә китте
Туташлар мәктәпкә китте
Туташлар мәктәпкә китте
Туташлар мәктәпкә китте
Туташлар мәктәпкә китте
Туташлар мәктәпкә китте
Туташлар мәктәпкә китте
Туташлар мәктәпкә китте
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас