Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
5 декабрь 2025, 09:55

Бу урында идеяләр туа

Борай китапханәсе сәләтләрне берләштерү ноктасына әверелгән. 

https://vk.com/club217756202
Фото: https://vk.com/club217756202

Китапханәләрне без мавыктыргыч китаплар дөньясы, тыныч мохиттә күңел байлыгы туплау урыны итеп кабул итәргә күнеккәнбез. Әмма хәзер алар актив иҗтимагый тормыш үзәкләренә әверелеп бара дисәм, һич арттыру булмас. Борай якларында китапханәләр эше белән танышкач, бу фикернең дөреслегенә тагын бер инандым.

 Районның үзәк китапханәсе – моңа ачык мисал. Уку залының баш китапханәчесе Гөлшат Рәис кызы Гомәрова әйтүенчә, биредә “Урынның даһие” (“Гений места”) исемле федераль проект гамәлгә ашырыла башлаган. Аның төп максаты – китапханәләрдә оештырылган мәйданчыкларда креатив идеяләрне, иҗади талантларны үстерүгә ярдәм итү.

Бу проект “Русиядә уйлап чыгарылган” федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында илнең Мәдәният министрлыгы башлангычы белән оештырылган. 2025 елда Борай район китапханәсе әлеге проект бәйгесендә җиңүчеләр исемлегенә кергән.

– Без “Журналистика һәм нәшрият эше” юнәлешен сайладык. Чөнки журналистика җәмгыятьтә барган барлык вакыйгалар эчендә кайный, замана белән бергә атлый һәм яшьләр өчен кызыклы өлкә булып тора, – диде Гөлшат Рәис кызы.  

Аның әйтүенчә, проект кысаларында төрле юнәлештәге чаралар үткәрелә. Аларның төп катнашучылары – Балалар иҗат йортында оештырылган “МедиаМәктәп” түгәрәге әгъзалары. Алар җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мөдәрис кызы Арсланова – белән китапханәдә еш булалар. Беренче очрашу “Минем һөнәрем – журналист” дип аталган. Аннары инде йөз тапкыр сөйләгәнче, бер тапкыр күрүең яхшы дип, район гәзите редакциясенең эшчәнлеге белән танышканнар. “Алга” гәзите редакциясе хезмәткәрләре матбугат эше турында җентекләп сөйләгән, осталык серләре белән бүлешкән һәм яшь журналистларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биргән.

Мондый кызыклы очрашулар турындагы хәбәрләр үсмерләр арасында тиз таралган һәм алдагы чараларда катнашучылар саны арта барган. Шулай итеп, китапханә сәләтләрне туплау ноктасына әверелгән: монда балалар идеяләр табарга, проектлар төзергә өйрәнә һәм фикердәшләре белән аралаша. Ә болар булачак журналистлар өчен бик кирәк.  

– Борай җире билгеле шәхесләргә, иҗат кешеләренә бай, һәрберсе турында китапханәдә шактый материал тупланган. Шуңа аларны нәшер итү турында күптән уйлана идек. Бәлки, проект кысаларында бу максатыбызны тормышка ашыра алырбыз. Гомумән, уй-ниятләребез күп: киләчәктә китапханә мәйданчыгында мастер-класслар, тематик кичәләр, иҗат кешеләре белән очрашулар үткәрергә уйлыйбыз. Мондый җанлы очрашулар бүгенге балалар өчен аеруча кызыклы. Максатыбыз – күбрәк яшьләрне җәлеп итеп, аларга үз сәләтләрен ачарга мөмкинекләр тудыру һәм киләчәктә һөнәр сайлауга юнәлеш бирү, – диде әңгәмәдәшем.

Ул үзе, сәләтләрне туплау урыны кураторы буларак, балаларга иҗади мөмкинекләрен үстерергә ярдәм итә.

– Бу проект үсмерләргә журналист һөнәрен аңларга ярдәм итсә һәм каләмнәрен очларга булышса, иң куанычлысы шул, – ди Гөлшат Гомәрова.

Әлбәттә, киләчәктә әлеге балаларның барысы да журналист та, даһи да булып китмәс. Әмма замана һөнәрләренең күбесендә креатив уйлый белү, ягъни калганнардан аерылып торган идеяләр табу, оператив эшләү һәм иҗади фикерли белү хуплана. Ә мондый күнекмәләр нәкъ менә шундый иҗади чараларда чарлана да инде.

https://vk.com/club217756202
https://vk.com/club217756202
https://vk.com/club217756202
https://vk.com/club217756202
Фото: https://vk.com/club217756202
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас