

Безнең студентлар Халыкара фәнни симпозиумда катнашты.
Уфа Фән һәм Технологияләр университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы студентларының көндәлек тормышы уку белән генә чикләнми. Үзеңне төрле өлкәдә сынап карарга, сәләтләреңне ачарга мөмкинлекләр һәрвакыт ачылып тора. Актерлык осталыгы, иҗади эзләнүләр, иҗтимагый активлык һәм, аеруча, фән өлкәсе.
Кафедра тарафыннан да фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә һәм студентлар, укытучылар үзләре дә халыкара, региональ конференцияләрдә актив катнаша.
20-22 октябрь көнне Казан шәһәрендә “Лингвистика фәне үсешенең хәзерге тенденцияләре: проблематика һәм тикшеренүләр методологиясе” дип исемләнгән Халыкара фәнни симпозиум узды. 4 курс студентлары Хәмидуллина Таңсылу һәм Исмәгыйлева Азалия үз фәнни ачышлары һәм киләчәккә планнары белән бүлешеп, яңа тәҗрибә җыеп кайттылар.
3 көн дәвамында студентлар төрле юнәлештә эш алып бардылар: укытучы, галимнәр тарафыннан уздырылган мастер класслар үтү, фәнни эшләр белән танышу, фикер алышу, фәнни әдәбият күргәзмәсен карап, яңа китаплар исемлеген туплау һәм башка бик күп төрле шөгыльләр дә урын алып тордылар бу көннәрне.
Катнашучылар арасында Беларусь һәм Кыргыз республикалары, Казахстан, Үзбәкстан, үз илебезнең дә төрле төбәкләреннән җыелган билгеле галимнәр, аспирантлар, студентлар – тел белгечләре бар иде. Тел һәм әдәбияттә ачышлар, фән өлкәсенең нюанслары, тавыш эшчәнлеген өйрәнү методлары, үткән, бүгенге һәм киләчәк үрелеше, тел белгече алдында торган төп проблемалар кебек темалар ачыкланды, киләчәк фәнни эзләнүләргә анализ ясалды. Күрше милләт вәкилләре – удмурт, мари, чуваш, мордва белән танышу, мәдәният, гореф-гадәтләре, телләренең үзенчәлекләренә күзәтү ясау аеруча кызыклы үтте.
Конференция барышында нинди генә тема кузгатылмасын, нинди генә өлкәдә эш алып барылмасын, барысының төп максаты – туган телләрне, милләтне саклап калуда. Бу проблемага битараф бумаганнар, аны чишүгә өлеш кертүчеләр саны кимеми, киресенчә арта икәнлеген күрү – күңелдә өметне кабат уята, җанга җылылык кертә! Телебезне фән ягыннан үстерү, яңа технологияләр кулланып үткән заман белән элемтә урнаштыру – киләчәгебез өчен зур кертем.
Сиипозиумда катнашу – зур мөмкинлек! Ул минем фәнгә карашымны киңәйтте һәм тикшеренүләремне югары дәрәҗәгә күтәрергә стимул бирде. Тикшеренүләрнең төрлелеге, бер үк проблемаларны төрле методлар ярдәмендә чишү мөмкинлекләре яңа идеяләр өстәде. Башка илләрдән килгән фәнни хезмәткәрләр белән аралашу, аларның эш алымнарын өйрәнү – үзеңнең эшеңне киңәйтү һәм камилләштерү ягыннан бик файдалы булды.
Мондый чаралар – яшь галимнәр өчен белем һәм тәҗрибә туплау, үз идеяләреңне башкалар белән бүлешү өчен менә дигән мәйданчык. Халыкара симпозиумнарда катнашу – ул белемне генә түгел, мәдәни байлыкны, башка илләрнең фәнни һәм иҗтимагый тормышын да өйрәнүмөмкинлеге. Минем өчен бу тәҗрибә – киләчәктә дә фән белән шөгыльләнүне дәвам итәргә һәм үз көчемне башка чараларда сынап карарга зур этәргеч булды!
Азалия Исмәгыйлова.
4 курс студенты.