Мәгариф, мәгърифәт
21 ноябрь 2025, 04:19

“Бездә халык китапханәгә йөри”

“Гәзит-журналларны өйләренә яздырта алмаучылар китапхагә килеп укый. Аеруча “Өмет”не яраталар”, – диде Борай районы Каенлык авылы китапханәчесе Зинфира Насыйбуллина.

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Гадәттә, командировкаларга барганда китапханәләрнең хәлен белешеп чыгарга тырышабыз. Ни дисәң дә, безнең эшебезнең уртак яклары күп. Бүген кайсыбер укучыларыбыз гәзит-журналларны нәкъ менә китапханәгә килеп укый.

– Халык бездә укырга ярата, китапханәгә йөри. Матбугат басмаларын өйләренә яздырта алмаучылар китапхагә килеп танышалар. “Өмет”не яратып укыйлар, – диде Борай районы Каенлык авылы китапханәчесе Зинфира Фәнүс кызы Насыйбуллина.

Аның әйтүенчә, китапханәгә яңа китаплар кайтып тора. Авыл халкы күбрәге язмыш турында татарча китапларны сорап алалар, шуларны укырга яраталар.

– Безнең фондта 6870 тирәсе китап бар, гәзит-журналлар белән 7250дән артып китә, – диде әңгәмәдәшем.

Бүгенге көндә китапханә тормышы яңа аерткан умарта күчен хәтерләтә дияргә була. Чөнки замана таләбе шундый: алар әледән-әле әдәби кичәләр, иҗади чаралар, бәйгеләр, интеллектуаль һәм квестуеннар уздырып торырга тиеш. Шуңа бетмәс-төкәнмәс рәсми документ эшләреннән тыш, китапханәчеләрнең хезмәте иҗат белән дә үрелеп бара.

– Атнасына 1-2 чара үткәреп торабыз, кайсыбердә 3 тә булып китә, – ди Зинфира Фәнүс кызы.

Балаларны китап укуга, чараларга җәлеп итүе авыр түгелме дип кызыксынам.

– Бүген бездә китапханә – мәктәп бинасында. Шуңа укучылар белән эшләү уңайлы дип әйтер идем. Элек, китапханә клуб бинасында булганда, укучылар тәнәфес вакытында безгә килергә өлгерми иде, хәзер инде китап сорап еш керәләр. Берәр китап кирәк булса: “Апа, безгә шул китап кирәк иде”, – дип, алдан әйтеп куялар, – ди ул.

Зинфира Насыйбуллина китапханәче булып 33 ел эшли. Уфада китапханә техникумын тәмамлаганнан соң Таңатар авылында эш башлый, аннары һөнәрен Каенлык авылында дәвам итә.

Өч дистә ел элекке белән бүгенгене чагыштырып карасак, китапханә өлкәсе дә күп үзгәрешләр кичерде.

– Тормыш ничек кенә үзгәрсә дә, китап укырга яратучылар бүген дә бар. Бездә халык китапханәгә йөри – бу иң мөһиме, – диде Зинфира Фәнүс кызы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас