

Уфаның вузара кампусында инновацияле технологияләр һәм материаллар буенча Бөтенрусия конференциясе ачылды.
Илнең 23 шәһәренең фәнни үзәкләре һәм югары уку йортлары, шулай ук Иран вәкилләре “Инновацияле технологияләрнең, материалларның фундаменталь аспектлары” бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнашалар.
– Безнең конференция наноматериаллар, тулаем материаллар технологиясен һәм мәгълүмати технологияләрне берләштерүе белән уникаль. Алар барысы да матдәне һәм энергияне үзгәртүгә юнәлтелгән. Без фундаменталь мәсьәләләрне караячакбыз. Төп максат – тәҗрибә уртаклашу. Чөнки хәзер – тар белгечлек гасыры һәм еш кына белгечләр чиктәш өлкәләрне белми, ә конференциядә фәннең барлык тармаклары панорамасын күрергә була, – ди Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Михаил Доломатов.
Кампус директоры Сергей Гладких конференциягә фәннең төрле юнәлешләре белән шөгыльләнүче күп кенә университетлар һәм фәнни оешмалар вәкилләре килүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мондый дисциплинаара алым яңа идеяләр һәм юнәлешләр барлыкка килүгә ярдәм итә.
Конференция 19-21 ноябрь көннәрендә уза.