

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда теге яки бу сәбәпләр аркасында имтиханнарын тапшыра яки тиешле балл җыя алмаган укучылар була.
Гадәттә, алар, имтиханнарны яңадан тапшыруга әзерләнеп, бер ел вакытларын бушка югалта.
Нәкъ шуны күз уңында тотып, Дәүләт Думасы депутатлары “Мәгариф турындагы” законга төзәтмәләр әзерләгән. Аңа ярашлы, мондый балалар имтиханнарга әзерләнгән чорда үз төбәкләрендә кирәкле булган эшче һөнәрләрен үзләштерә алачак. Ихтыҗ булган һөнәрләр һәм бушлай белем бирәчәк уку йортлары исемлеген төбәкләр үзләре билгели, диелә документта.
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин әйтүенчә, бу закон балаларның мәнфәгатьләреннән чыгып кабул ителә: алар аттестат алырга әзерләнгәндә эш белән мәшгуль булачак. Моннан тыш, эшче кадрларга кытлык проблемасын хәл итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.
Документ 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип көтелә.