Мәгариф, мәгърифәт
13 ноябрь 2025, 09:03

“Ел медиачысы”

Уфаның вузара кампусында “Ел медиачысы” I республика студентлар премиясен уздырдылар.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Уфаның вузара кампусында “ИмпульсМедиа” медиафорумы һәм “Ел медиачысы” I республика студентлар премиясе узды.

Чараны Уфа дәүләт нефть-техник университеты кампусы резиденты оештырды. Уку узу һәм 2025 елның иң яхшы медиачысын ачыклау өчен Башкортстан университетлары студентлары арасыннан йөз медиабелгеч Уфа дәүләт нефть техник университеты кампусының кайнап торган ноктасына җыелды,

– Бүген студентлар яңа идеяләр, яңа перспективалар һәм медиасферада контент булдыруга уникаль алымнар алып килә, яшьләр заманча технологияләрне һәм платформаларны актив куллана, бу индустриянең үзгәреп торучы шартларына тиз җайлашырга мөмкинлек бирә. Безнең яшь медиабелгечләрнең хезмәтләре федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелде, быел октябрь аенда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе төбәккә Русия медиабелгечләре бергәлеген үстергән өчен рәхмәт белдерде, – диде Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.

Форум программасына медиа-эшнең алты юнәлеше буенча түгәрәк өстәлләр, опцияләр һәм тәҗрибәле экспертлардан мастер-класслар кертелгән иде. Алар – “Автор карашы” – фотография, “Сүз көче” – төркемнәр алып бару, “Коммуникацион дизайн” – социаль челтәрләр дизайны, “Моментны тот” – кыска роликлар, “25 кадр” – видеография, шулай ук “Медиакоманда белән идарә итү”.

Алган белемнәрен яшьләр шунда ук гамәлдә кулландылар, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган компанияләрдән кейслар чиштеләр һәм үз эшләрен эксперт жюрисына тәкъдим иттеләр. Командаларның иң яхшы вәкилләре проектның партнер предприятиеләренә стажировкага чакыру һәм оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды.

Проектның икенче өлеше “Ел медиачысы” премиясен тапшыру тантанасы булды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас