

Уфаның вузара кампусы резиденты Малайзия белән челтәрле белем бирү һәм фәнни программаларны гамәлгә ашыра.
Малайзиянең Лангкави утравында Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Малайзия югары белем министры Замбри Абдул Кадир рәислегендә икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Русия-Малайзия хөкүмәтара комиссиясенең IV утырышы уза.
Чарада ике илнең әйдәп баручы университетларының 50дән артык ректоры һәм эре фәнни институтлары җитәкчеләре катнаша. Русия делегациясе составында – вузара кампус, Уфа фән һәм технологияләр университеты резидентының фәнни эшләр буенча проректоры Илдус Шәрәфуллин.
– Башкортстан белән Малайзиянең актив хезмәттәшлеге фонында безне, әлбәттә, республиканың әйдәп баручы югары уку йортының мондый әһәмиятле форумда катнашуы сөендерми кала алмый, – ди Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. – Өстәвенә, Малайзия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе илләре арасында тышкы икътисади эшчәнлекнең перспектив юнәлешләренең берсе. Мәгариф һәм фән өлкәсендәге уртак проектлар, барыннан да элек, тотрыклы үсеш территорияләрен үстерүгә һәм табигый мирасны саклауга юнәлтелә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча студентларның һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрнең академик мобильлеген киңәйтүгә, фәнни тикшеренүләр уздыруга юнәлтелгән фәнни-мәгариф хезмәттәшлеге турында 39 яңа килешү төзелгән.