

15 ноябрьдә мәктәп укучылары һәм көллият студентлары өчен Акмулла олимпиадасы башлана.
Ул федераль статуска ия һәм 2025-26 уку елына Русия Мәгариф министрлыгы олимпиадалары исемлегенә керә. Олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары катнаша ала.
2026 елда Акмулла олимпиадасы җиңүчеләре М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына гына түгел, ә илнең башка югары уку йортларына укырга кергәндә дә өстәмә баллар ала алачак.
Сайлап алу этабы 15 ноябрь – 9 февраль аралыгында дистанцион (онлайн) форматта уза.
Олимпиада һәм анда катнашу кагыйдәләре турында тулырак сылтама аша белергә мөмкин: https://campusufa.ru/news/1584