Мәгариф, мәгърифәт
6 Ноября 2025, 17:05

Кытай телен өйрәнәчәкләр

Уфа шәһәренең вузара кампусында кытай теле һәм мәдәнияте үзәге ачылды.

Кытай телен өйрәнәчәкләрКытай телен өйрәнәчәкләр
Кытай телен өйрәнәчәкләр

 

Үзәкне Уфа фән һәм технология университеты һәм Ляонин университеты (Шеньян шәһәре) хезмәттәшлеге кысаларында оештырганнар.

Башкортстанның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс ңшчәнлеге министры Маргарита Болычева бу үзәк ачылуны бик кирәкле һәм вакытында эшләнгән эш дип бәяләде. Ун ел хезмәттәшлек дәверендә ике университет 40 ка якын килешү төзегән. Башкортстан югары уку йортларында Кытайдан килгән 400 студент белем ала.

Үзәкне ачу тантанасында УУниТ ректоры Вадим Захаров һәм Ляонин университеты проректоры Хо Чуньхуэей яңа үзәк белән таныштылар.

Чыганак: mgazeta.com

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас