Мәгариф, мәгърифәт
28 октябрь 2025, 11:51

Сәләтле балалар җыелды

2022 елда башланган «Етегән» проекты янә яшь буын вәкилләрен «Чайка» балалар лагеренә җыйды.

Сәләтле балалар җыелдыСәләтле балалар җыелды
Сәләтле балалар җыелды

2022 елда башланган «Етегән» проекты янә яшь буын вәкилләрен «Чайка» балалар лагеренә җыйды.

Бу юлы республиканың алты районыннан һәм дүрт шәһәреннән килде алар. Проектны Башкортстан Башлыгы грантлар фонды хуплады.

"Етегән" - берьюлы берничә тел өйрәнелә торган аерым мәктәп. Балалар шулай ук Башкортстан, Русия һәм бөтен дөнья халыклары мәдәнияте белән таныша.

Проект тел мохитенә чумарга, бөтен республикадан җыелган сәләтле яшьтәшләре белән танышырга, тел йөртүчеләр белән аралашырга һәм блог алып бару нигезләренә өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Биш көн дәвам иткән смена программасы тулысынча ял һәм укуны берләштерүгә корылган. Күп балалар өчен аңлаешлы проект тел күнекмәләрен үстерергә һәм төрле телләрдә сөйләшергә өйрәнергә ярдәм итә.

Оештыручылар әйтүенчә, балалар елдан-ел «Етегән» проектында күбрәк катнаша. 2022 елда 60 катнашучы булса, 2024 елдан -120 укучы.

Башкортстан соңгы елларда Русиядә полилингваль белем бирүне гамәлгә кертү буенча лидерларның берсенә әверелде. Һәм «Етегән» проекты бу юнәлешне алга таба үстерергә ярдәм итә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас