Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
28 октябрь 2025, 10:44

Буыннан-буынга тапшырылыр хәзинә

Башкорт теле, дәүләт теле буларак, Республикада һәрьяклап хуплана.

Буыннан-буынга тапшырылыр хәзинә
Буыннан-буынга тапшырылыр хәзинә

Б

 

Радий ХӘБИРОВ:

“Үз җиребездә үзебез җаваплы хуҗа булу өчен без уңышка ирешергә, Башкортстанны безнең балалар, киләчәк буыннар өчен сакларга һәм ныгытырга тиешбез. Аларда ата-бабаларыбыз биргән нәрсәләргә сакчыл караш тәрбияләргә бурычлыбыз”.

(V Бөтендөнья башкорт корылтаенда чыгыштан, 2019 ел, 28 июнь.)

– Башкорт теле, дәүләт теле буларак, Республикада һәрьяклап хуплана. Аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру өчен, бигрәк тә балалар һәм яшьләр арасында, күп нәрсә эшләнә. Бу – яңа, заманча укыту методикасы, мәктәпләрдә яшь укытучылар, массакүләм мәгълүмат чараларында проектлар, Хөкүмәт тарафыннан коммерцияле булмаган оешмаларга бирелүче грантлар. – Халыкара диктант – шушы эшнең иң яхшы үрнәкләренең берсе, – диде Радий Хәбиров үзенең “Вконтакте” битендә.

2019 елда Башкортстан Республикасы гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды тарафыннан Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча Республика Башлыгы грантлары конкурсы булдырылды – еллык финанслау 50 млн сум тәшкил итә. Бу һәркем өчен кызыклы проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге. Мәсәлән, БР Башлыгы грантына Башкортстан республика гимназиясе базасында Р. Гарипов исемендәге РФ төбәкләрендә мәгълүмати, фәнни методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү өчен башкорт телен өйрәнүгә ярдәм итү үзәге ачылды, шуның нәтиҗәсендә төбәкләрдән килгән укучыларга дистанцион формаларны кулланып башкорт теле һәм әдәбияты укытыла.

2020 елдан башлап квартал саен “Башкорт теле: яңача караш” чарасы үткәрелә, аның кысаларында йөздән артык проект тәкъдир ителгән. 2021-2022 елларда республика буенча башкорт телле блогерлар белән «Республика» блог-туры проекты гамәлгә ашырылды. Барлыгы 300 блогер тарафыннан 12 сәфәр оештырылган, караучылар саны 5 млн. кеше тәшкил иткән. 2022 елда Р. Гариповның юбилей датасына балалар һәм өлкәннәр арасында «Минем Рәми» киңкырлы төбәкара шигъри конкурсы үткәрелгән, анда сигез йөздән артык укучы катнашкан.

2021 елда «Башкорт теле – башкорт иле» проекты гамәлгә ашырылды – РФның 7 төбәгендә телне, мәдәниятне һәм тарихны өйрәнү буенча 9 якшәмбе мәктәбе ачылды. «Идел» полилингваль Олимпиадасы һәм башкалар үткәрелә.

2023 елның сентябрендә һәркем тел үсешенә үз өлешен кертергә мөмкинлек алды: теләгән һәркем үз идеясен проектка кертә һәм финанс ярдәме ала алды. Бүгенге көндә 10 җиңүченең проекты гамәлгә ашырылган. Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды һәм «Чәчәннәр үзәге» тарафыннан 2024 елны Уфаның Арт-квадрат мәйданында «Мин башкортча сөйләшәм» күләмле гаилә фестивале узды. Анда тел лабораторияләре һәм яшь башкорт башкаручыларының опен-эйр концерты булды. Тел лабораторияләренә мастер-класслар, урам спектакльләре, конкурслар һәм уеннар кертелгән, алар аша балалар һәм аларның ата-аналары башкорт телен, милли мәдәниятне өйрәнде. Чарада 8 меңгә якын кеше катнашты. «Чәчәннәр үзәге» фонды «Әлләче», «IQbalaBash» һәм «ИНОФОН BASH» балалар мобиль кушымталарын эшләү эшен оештырды. Атаклы «Алиас» уенының мобиль версиясе башкорт телендә кулланылды. Уенның яшь чикләүләре юк. Ул дәресләрдә дә, формаль булмаган шартларда күңелле уеннар өчен дә кулланыла ала. “Әлләче” иҗади фикерләүне, мантыйкны, риториканы үстерә һәм телне өйрәнүдә ярдәм итә.

«Inofon BASH» мобиль кушымтасы иң күп кулланыла торган 400дән артык сүзне ятларга мөмкинлек бирә. Казахстан җитештерүчеләре белән берлектә булдырылган «IQБалаБаш» мобиль кушымтасы ярдәмендә нәниләр әйләнә-тирә дөньяны кызыклы уен формасында танып беләләр.

2025 елда республика балалар бакчалары һәм мәктәпләре өчен башкорт телендә өстәл уеннары чыгарылды. «Бишбармак», «Зирәк», «Әлләче» һәм «Аю, чәй, бал, май» кебек яңалыкларның максаты – балаларның сүз байлыгын уен формасында баету. Аларны шулай ук инглиз телен өйрәнү өчен дә кулланырга мөмкин. 2025 елда шулай ук «Мохит» проекты тормышка ашырылды. Моннан тыш та уку әсбаплары, видеоматериаллар, дидактик материал һ.б. эшләнде. Бу әсбаплар Чиләбе, Свердловск, Курган өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә дә барып иреште.

Быел «Башкортча интернет-серфинг» проекты эшли башлады. Онлайн-тәрҗемәче, элекрон веб-ресурс, мобиль кушымталар барысы да башкорт телен саклау һәм үстерүгә зур максат куеп эшләнгән.

Дәүләт программасы хисабына башкорт теле буенча диктант халыкара акциясе, башкорт теле көне проектлары гамәлгә ашырыла. 2019 елда Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында аерым структур бүлекчә – милли мәгариф идарәсе, БР Мәгарифне үстерү институтында Милли мәгариф буенча ресурс үзәге булдырылды.

Бездә “Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү” аерым дәүләт программасы кабул ителде. Гомуми финанслау 3.520.621 мең сум тәшкил итте.

Башкорт теле буенча диктант акциясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров актив катнаша. Республиканың югары уку йортлары да бердәй булып шундый акцияләрдә актив катнаша. Мисал өчен, Уфа фән һәм технологияләр университетының башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультетында 2025 елның 1 июлендә Русия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты («Башкорт теле һәм әдәбияты») буенча мәктәп укучыларының федераль олимпиадасында җиңүче һәм призер булган 77 укучы бүләкләнде. Олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә керә, бу дипломантларга илнең югары уку йортларына олимпиада профиленә туры килгән әзерлек һәм белгечлек юнәлешләренә кергәндә, рус теленнән БДИны 75 һәм аннан да югарырак баллга тапшыру шарты белән билгеле бер ташламалар бирә. Уфа Фән һәм технологияләр университеты үз мәйданчыгында бу олимпиаданы инде дүртенче ел рәттән кабул итте.

Уфа дәүләт нефть-техник университетының Октябрьский филиалы – Нефть һәм газ институтында да башкорт телен саклау, аны арытаба үстерүгә зур игьтибар бирелә. Биредә бөтен республикада узучы “Милли кием көне”, “Туган телләр көне”, “Башкортча диктант” акцияләренә актив кушылалар.

Былтыр, 14 декабрьдә, башкорт телен бәйрәм итү көнендә узган “Яңгырасын туган тел!” чарасы “Башкорт теле яшьлеге” фестиваленең мөһим өлеше булды. Семинарда Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләре мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, шулай ук Октябрьскийдагы Башкорт корылтае вәкилләре катнашты.

“Без башкорт теленә, аның саклануына һәм үсешенә зур игътибар бирәбез. Һәм монда безнең халыкның зур роль уйнавы бик яхшы. Без шундый актив һәм битараф булмаганнарга, туган телләрендә рәхәтләнеп сөйләшүчеләргә, аны яратучыларга һәм бу мәхәббәтне башкаларга да тапшыручыларга ярдәм итәргә булдык” – Радий Хәбировның “Вконтакте” битеннән.

Әйткәндәй, Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән Башкорт теле көне дип игълан ителгән 14 декабрьгә быел да күп калмады.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыпова: “Соңгы биш елда республикада башкорт телен саклау, үстерү өчен күп эшләр эшләнде. Башкорт телен санлаштыру, Яндекс, Гугл, Ютуб та башкорт телен матур итеп тәрҗемә итә, Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты буенча акыллы колонка “Хомай” эшләү буенча эшлиләр. Төрле-төрле мобиль кушымталар булдырыла. Әсбаплар төрле гаиләләрдә, балалар бакчаларында куллану өчен уңайлы итеп эшләнә. Башкорт телен укыту буенча методик китаплар, ике өлештән торган “Эшлекле башкорт теле” дигән китап чыкты. Укучылар гына түгел, өлкәннәр дә катнашырга уңайлы онлайн олимпиадалар, грантларга бәйгеләр, проектлар нәтиҗәле эшли. Башкорт теле көне рәсми рәвештә үткәрелә, районнарда, калаларда киң күләмле чаралар үтә”

Фото:culture.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас