Уфада Русия аграр вузларының III Бөтенрусия студентлар фәнни җәмгыятьләренең смотр-конкурсының икенче этабы чикләрендә илнең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар өчен "Михаил Ломоносов. Дөньяга яңача кара" фәнни-популяр маршруты буенча экскурсия программасы оештырылды. Проект Русия Федерациясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгы инициативасын тормышка ашыру планына ярашлы, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия гыйльми-белем үзәге галимнәре тарафыннан тормышка ашырылган.
Маршрут программасы студентларга Башкортстанның алдынгы тикшеренү мәйданнары һәм инновацион куәте белән танышу мөмкинлеген биргән. Кунаклар Евразия гыйльми-белем үзәгенең Вузара студентлар кампусында Уфа университетлары лабораторияләре белән танышкан, шулай ук алар төбәктә үткәрелүче перспективалы фәнни юнәлешләр турында белгәннәр.
Югары технологияле объектлар һәм уникаль табигать-геология һәйкәлләре белән танышу - маршрутның үзенчәлеге. Катнашучылар 2025 елның сентябрендә ЮНЕСКО глобаль геопаркы тарафыннан танылган "Торатау" геопаркы визит үзәгендә булган. Моннын тыш, студентлар Евразия гыйльми-белем үзәгенең Климат йорт-музеенда палеонтологик коллекцияләрне өйрәнгәннәр, меңнәрчә еллар дәвамында барган климат үзгәреше тарихын күзәткәннәр һәм кешеләрнең нинди углерод эз калдыруын белгәннәр.
Уникаль фәнни-популяр маршрутларда теләгән һәркем катнаша ала. Экскурсиягә сайтта язылырга мөмкин.
Белешмә. 2022 елдан алып Русиядә, Фән һәм технологияләр унъеллыгы инициативасын тормышка ашыру чикләрендә, гыйльми-популяр юнәлештәге 80-нән артык маршрут эшли. Турлар киң аудитория - мәктәп укучыларыннан алып олыларга кадәр - заманча фән казанышлары, табигать һәм мәдәни мирас белән танышу мөмкинлеген бирә.
Билгеле булуынча, президент Владимир Путин фәрманы буенча Русиядә заманча кампуслар челтәрләре төзелә. 2030 елга кадәр илдә аларның саны 25-кә җитәчәк. Әлеге вакытта "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында шундый 24 студентлар шәһәрчеге төзелә. 2036 елга аларның саны 40-ка кадәр җитәчәк.
Башкортстан - заманча кампуслар челтәрләрен төзү буенча федераль проект тормышка ашырылган Русиянең тәүге төбәкләренең берсе. Вузара студентлар кампусының беренче чираты Уфада 2024 елның февралендә ачылды.
#молодежьидети
БР Хөкүмәте сайтыннан.