Мәгариф, мәгърифәт
23 октябрь 2025, 14:21

Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде

1952 нче елда төзелгән белем йортына бер тапкыр да ремонт ясалмаган булган.

Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирдеРадий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
23 октябрьдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров Туймазы районына эш сәфәре вакытында 5 нче санлы гомум урта белем бирү мәктәбе белән танышты. Мәктәп республика адреслы инвестиция программасы чикләрендә реконструкция кичергән. 
1952 нче елда төзелгән белем йортына бер тапкыр да ремонт ясалмаган булган. 2018 - 2024 елларда зур яңарыш кичергән белем учагы шәһәрдә иң зурысына әверелгән - хәзер аның гомум мәйданы 6,2 мең квадрат метр тәшкил итә. Республика бюджеты исәбенә бинаның өченче каты, спорт залы, ашханә һәм Актлар залы төзелгән. Уку кабинетлары һәм остаханәләр яңартылган, мәктәп территориясендәге спорт мәйданчыгы тәртипкә китерелгән. 
Мәктәп директоры Урал Галишин белдерүенчә, быелгы уку елында биредә 795 укучы укый, дәресләр ике сменада бара.
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә яхшы бәя бирде, республикада иске мәктәпләрне яңарту буенча эшләрнең дәвам итәчәген билгеләде.
Билгеле булуынча, Башкортстан Русия президенты Владимир Путин инициативасы буенча барган уку йортларына капиталь ремонт ясау федераль программасында актив катнаша. Программа Башкортстанда 181 мәктәп бинасын  тәртипкә китерергә ярдәм иткән. 2027 елда тагын 53 мәктәп капиталь ремонт кичерәчәк. 
 
БР Башлыгы сайтыннан.
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
Радий Хәбиров яңартылган мәктәпкә югары бәя бирде
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас