Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре вакытында Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжында булды.
Мәгълүм булуынча, быел сентябрьдә студентлар үзидарә лидерлары белән очрашу вакытында колледж укучысы Илнар Хәсәнов уку йортының спорт мәйданын төзекләндерүне сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Төбәк җитәкчесе уку йортының торышын килеп күрергә вәгъдә иткән булган.
Әле колледжда 12 белгечлек һәм 3 һөнәр буенча барлыгы 1411 укучы белем ала. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Штукатур" юнәлеше буенча инклюзив белем бирелә. Уку практикалары өчен - остаханәләр, "Профессионал" компетенциясе буенча Бөтенрусия чемпионатының төбәк этабын үткәрү өчен мәйдан бар.
Колледж директоры Александр Косаринов төп корпусның моннан 50 ел төзелгән булуын һәм бүген аның ремонтка ихтыяҗ кичерүен белдерде. Төбәк җитәкчесе уку кабинетларын, остаханәләрне карап чыкканнан соң, уку йортын 2027 нче елда модернизацияләү планына кертергә кушты. Шулай ук белем йортының спорт мәйданы да яңарыш кичерәчәк.
-Вәгъдә иттем -- килдем,- диде Радий Хәбиров.- Без колледжларыбызны тәртипкә китерү өчен ел саен 500 млн. сум бүләбез. 2026 елга акча чыганаклары планлаштырылган инде, ә менә 2027 елда бирегә ремонт белән киләчәкбез.