

Уфа нефть университеты индустриаль партнер ярдәмендә Вузара студентлар кампусы базасында ясалма акыл үзәге ачты.
Биредә мәгълүматлар аналитикасы һәм машина өйрәтү өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнәчәкләр һәм сәнәгатьне цифрлы трансформацияләү өчен белгечләр әзерләячәкләр.
– Кампуста алдынгы лабораторияләр булдырып, без Башкортстанда фәнни-мәгариф экосистемасын формалаштырабыз. Монда талантлы яшьләр реаль сәнәгать бурычларына чума һәм предприятиеләребезнең цифрлы киләчәге архитекторы була алачак. Бу – кадрлар потенциалына турыдан-туры инвестиция, ул республика сәнәгатенең дистә еллар алдан конкурентлыкка сәләтлелеген билгеләячәк, – ди Башкортостанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Лаборатория студентларга һәм гыйльми хезмәткәрләргә алдынгы технологияләр белән һәм төрле индустрияләрдән бизнес-кейслар өстендә эшләү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Заманча җиһазлар берьюлы 20 студентка эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Тикшерү эшчәнлегеннән тыш, мәйданчык хакатоннар үткәрү һәм проект эшен оештыру өчен кулланылачак.