Мәгариф, мәгърифәт
10 октябрь 2025, 07:45

Яшь белгечләрне яңа ачышлар көтә

Яшь белгечләрне яңа ачышлар көтәЯшь белгечләрне яңа ачышлар көтә
Яшь белгечләрне яңа ачышлар көтә

Уфа дәүләт нефть техник университетының "Водород-углерод технологияләре үзәге"нең углерод материаллары технологияләре һәм спектроскопия лабораториясе углерод чималыннан графен синтезлау өчен билгеләнгән Америка һәм Кытай аналогларыннан өстен уникаль җайланма өстендә уңышлы эшли.

Лаборатория башлыгы Михаил Доломатов, химия фәннәре докторы, профессор, РАЕН академигы, nanotechnology of Europe симпозиумы премиясе (Berlin, 2009 ел), А.М. Бутлеров фонды премиясе һәм алтын медале лауреаты, нәтиҗәле эшнең төп сере – талантлы һәм мавыктыргыч хезмәткәрләр, тикшеренү темасы белән илһамланган команда. Графен алу өчен лаборатор аппаратураны камилләштерүгә атказанган галим – конструктор, техник фәннәр кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, доцент Олег Рыжиков зур өлеш кертә. Олег Леонидович – лаборатория эшли торган җайланмалар булдыру буенча оригиналь идеяләр генераторы.

– Яңа методларны эшләүдә талантлы инженерлар, фәнни хезмәткәрләр, аспирантлар, фән кандидатлары катнаша. Бу-төп көч, локомотив. Коллектив дус, иң мөһиме - яшь. Без студентларга киләчәк материаллары өстендә бергә эшләргә тәкъдим итәбез, - ди лаборатория җитәкчесе Михаил Доломатов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас