Мәгариф, мәгърифәт
9 октябрь 2025, 15:21

“Паспорт алу – һәрвакыт дулкынландыргыч һәм җаваплы”

Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров Республика көне алдыннан бер төркем яшьләргә беренче паспортларын тапшырды.

Марсель ХафизовМарсель Хафизов
Марсель Хафизов

Башкортстанның төп бәйрәмнәренең берсе – Республика көне – алдыннан 1нче санлы Республика полилингваль күппрофильле гимназиясендә Русия Федерациясе гражданының беренче паспортларын тапшыру чарасы узды. Ул “Без – Русия гражданнары” патриотик программасы кысаларында “Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенрусия балалар һәм яшьләр хәрәкәте тарафыннан оештырылды.

Укучыларны котларга һәм аларга төп документны шәхсән тапшырырга РФ Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров чакырылган иде. Ул әлеге вакыйганың Республика көненә туры килүе символик мәгънәгә ия дип билгеләде.

– Паспорт алу – ул һәрвакыт дулкынландыргыч һәм җаваплы. Ә аны Республика көне алдыннан алу – икеләтә әһәмиятле. Бу көннән башлап сезнең хокукларыгыз һәм мөмкинлекләрегез киңәя, әмма үз гамәлләрегез, укудагы уңышларыгыз, гаиләгезнең, республика һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык арта, – диде депутат.

Гимназия директоры Ришат Марс улы Камалов әйтүенчә, бу вакыйга – Ватан иминлеге өчен үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыруга яңа офыклар ачучы, зур тормышка мөһим адым.

Рәсми өлештән соң җанлы әңгәмә корылды, аның барышында укучылар кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Эштә иң илһамландыргыч моментлар турындагы сорауга Зариф Байгускаров гади һәм ихлас җавап бирде: “Алар – без ярдәм итә алган кешеләр белән очрашу. Хәл ителгән проблема, коткарылган язмыш – шундый нәтиҗәләр өчен эшләргә кирәк тә. Бу безнең кануннарның кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртүен раслый”, – дип җавап бирде ул.

Көнегезне нинди тарихи шәхес белән үткәрергә теләр идегез дигән сорауга депутат Русиядә беренче Тау училищесын (хәзер Санкт-Петербург тау университеты дип атала) ачу башында торган башкорт руда сәнәгате эшмәкәре Исмәгыйль Тасимов исемен атады. “Ул күренекле һәм киләчәкне күзаллый белә торган кеше иде, ул илнең киләчәге аның җир асты байлыкларыннан акыллы файдалануга нигезләнүен аңлый иде, – диде Зариф Байгускаров. – Экологияне җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның зарарлы йогынтысыннан саклау темасы миңа бик мөһим, шуңа минем өчен аның тәҗрибәсе бик файдалы булыр иде. Сәнәгать үсеше һәм киләчәк буыннар өчен Башкортстанның уникаль табигатен саклау арасында баланс табу мөһим”.

Әңгәмәне тәмамлап, депутат яшь буынга теләкләрен җиткерде. Республика үсешенең киләчәге нәкъ менә аларга бәйле булуын билгеләде, егет-кызларны туган җирне сакларга һәм аның язмышында актив катнашырга чакырды.

Марсель Хафизов
Марсель Хафизов
Марсель Хафизов
Марсель Хафизов
Марсель Хафизов
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас