

Биедек тә,җырладык та.
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе бүлегенә быел укырга килгән беренче курслар Укытучылар көнен һәм үзләре белән таныштыруны бер бәйрәмгә әйләндерделәр: үзләре генә түгел, безне, кафедра укытучыларын да биетеп-җырлатып, белемнәребезне тикшереп алдылар.Дүртенче курслар исә Дублёр көнен оештырдылар, дисәм дә була: һәр укытучының характерлы бер-ике детале нигезендә танылып торган дусларча шаржлар иҗат итү аерым осталык та, күзәтүчәнлек тә сорый. Булдырдылар!Татар-рус бүлегендә белем алучы студентлар һәм аларның укытучылары элек-электән үзенчәлекле бер гаилә рәвешендәрәк яшәде. Һәм бүген дә шул традиция дәвам итә.Күңелле очрашудагы һәр катнашучыга, оештыручыларга рәхмәт.
Педагогия фәннәре кандидаты, шагыйрә, доцент Лилия Сәгыйдуллина.