Хезмәтләре лаек хөрмәткә.
1994 елдан башлап Русиядә Укытучылар көне Бөтендөнья календаре буенча 5 октябрьдә билгеләп үтелә.
Статистика мәгълүматларына караганда, республикада 113 меңнән артык мәгариф өлкәсе хезмәткәре исәпләнә. Бу төбәк предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләрнең гомуми санының 12% тәшкил итә.
Бүген, 3 октябрь көнне, Уфада укытучыларны хөрмәтләделәр. Тантана Колонналар залында узды, анда республиканың педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Радий Хәбиров җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм төбәкнең иң яхшы укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бу залда танылган укытучылар, яшь педагоглар, мәгариф өлкәсенең абруйлы хезмәткәрләре, шулай ук мәктәптә берничә дистә ел гомерләрен багышлаган хөрмәтле ветераннар бар иде.
Барлыгы 50 педагог бүләкләнде. Алар арасында "Өмет" белән хезмәттәшлек итүче: Бишбүләк районы Усак-Кичү мәктәбе директоры Әнүзә Лотфуллина, Дүртөйле районы Баеш мәктәбе директоры Эльмира Фатыйхова һәм башка фидакарь мөгаллимнәр бар. Хөрмәтле остазлар, сезне чын күңелдән котлыйбыз. Арытаба да сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
Эльмира Фатыйхова:
– Бүген “Укытучылар көне” уңаеннан бик матур тантана булды. Республика Башлыгы Радий Фәритович иң тырыш мәгариф алдынгыларын котлап үтте. Тантана бик җылы шартларда узды. Катнашучылар барысы да канәгать калдылар. Бу чараны оештырган барлык җитәкчеләргә рәхмәт. Шулай ук, үз коллективыма рәхмәт җиткерәм. Тату һәм тырыш коллективым минем җитәкчелек астында балаларга матур тәрбия һәм белем байлыгы бирәләр. Калганнарга да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
Фото: ufa.aif.ru