

Башкортстанның 26 көллиятендә документлар кабул итүне 25 ноябрьгә кадәр озайтканнар.
Төп дәүләт имтиханын сентябрьдә тапшырган 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар авыл җирләрендәге урта махсус уку йортларына бюджет урыннарына укырга керә алачак. Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары бюджет урыннары булмаган һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча укырга керергә теләсә, уку бәясен каплый торган сертификатлар карала. 700гә якын шундый сертификат бирелгән, 21 гариза быелгы беренче курс студентларыннан.
Сертификатлар уку бәясен семестр өчен – 30 мең сумга кадәр яки уку елы өчен 60 мең сумга кадәр каплый. Бу республика территориясендә урнашкан дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган колледжларга да кагыла.
Исегезгә төшерәбез, республикада күп балалы гаиләләрдәге балаларга да техникумнарда һәм көллиятләрдә көндезге уку бәясенең яртысы кайтарыла. Гаиләләр уку хакының яртысын (30 мең сумга кадәр) узган ел өчен компенсация рәвешендә кайтара ала.