Мәгариф, мәгърифәт
19 сентябрь 2025, 05:57

Уфада тәрбиячеләр җыелды

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең бишенче төбәк форумы ачылды.

Уфада тәрбиячеләр җыелдыУфада тәрбиячеләр җыелды
Уфада тәрбиячеләр җыелды

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең бишенче төбәк форумы ачылды.

 

 

Бүген Уфада мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең бишенче төбәк форумы ачылды.

 Ул Идел буе федераль округына керүче 14 төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының тәрбиячеләрен, методистларын, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрен (законлы вәкилләрен) белем һәм тәрбия бирү программасын гамәлгә ашыру буенча төбәк координаторларын бергә җыйды.

 Программада-пленар утырыш, мастер-класслар, практик секцияләр, шулай ук мәктәпкәчә мохиттә  эшләрне оештыру буенча иң яхшы практикалар белән алмашу.  Форум әти-әниләрнең белемен камилләшәтерүгә һәм тәрбиячеләргә, өлкән тәрбиячеләргә, методистларга балалар белән эшләүдә тагын да нигезлерәк программалар, ысуллар турында тирән белем, мәгълүмат бирүгә максат тота.

Форумны оештырдылар: РФ Мәгариф министрлыгы, Башкортостан Республикасы Мәгариф министрлыгы, «Белем» Русия җәмгыяте, Бала үсеше институты, Тәрбия институты, М.Акмулла исемендәге педагоги университеты һәм Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты.

Әлеге вакытта форумның пленар өлеше бара.  

Уфада тәрбиячеләр җыелды
Уфада тәрбиячеләр җыелды
Уфада тәрбиячеләр җыелды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас