Мәгариф, мәгърифәт
9 сентябрь 2025, 06:36

«Саннар тылсымы» күргәзмәсе җиде шәһәрдә үтәчәк

Проектны уңышлы тормышка ашыру өчен Президент грантлары фонды 5 миллион сум күләмендә акча бүлгән.

«Саннар тылсымы» күргәзмәсе  җиде шәһәрдә үтәчәк«Саннар тылсымы» күргәзмәсе  җиде шәһәрдә үтәчәк
«Саннар тылсымы» күргәзмәсе җиде шәһәрдә үтәчәк

Республиканың 7 шәһәрендә «Саннар тылсымы» күчмә математика күргәзмәсе үтәчәк. Әлеге чараны «Интеллектус» мавыктыргыч фәннәр йорты» җәмгыяте оештырган. Бу җәмгыять фәннең үтә дә кызыклы булуын балаларны якыннанрак таныштыруны үзенең максаты итеп куйган. Чөнки биремнәрне китаптан уку бер хәл булса, тәҗрибә үткәреп фән могҗизаларын үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка эш.

         Проектны уңышлы тормышка ашыру өчен Президент грантлары фонды 5 миллион сум күләмендә акча бүлгән.

Яңа күргәзмә тулысынча математика фәненә багышланган.  Чарада  төрле математика законнарын гадәти булмаган рәвештә күрсәтүче интерактив экспонатлар белән танышырга мөмкин.

         «Проектның төп максаты — ул яңа белем алу, танып-белүне киңәйтү, инженер һөнәрен популярлаштыру, мәктәп укучыларын математика фәнен өйрәнүгә дәртләндерү»,— дип белдерә проект авторы Айрат Сәйфуллин.

         «Саннар тылсымы» күргәзмәсен иң беренче итеп 11 сентябрьдә Бөре каласында (Бөре тарихи музее, 12.00 сәгатьтә) тантаналы ачу планлаштырылган.  Бөредән соң күргәзмә Октябрьский, Дүртөйле, Сибай, Нефтекама, Мәләвез, Туймазы шәһәрләренә күчәчәк.

         Проектның максатчан аудиториясе:1— 9 класс укучылары.  Алар өчен күргәзмәгә керү бушлай.  2025 — 2026 уку елында республиканың 12000 артык укучысын күргәзмәгә җәлеп итү планлаштырыла.

         Күргәзмә программасына интерактив экскурсиядән тыш, югары класслар өчен квест-уен, 1—6 класс укучылары өчен күңелле биремнәр һәм «Күпкырлылар» осталык дәресләре кергән.

         Мәсәлән, балалар үз куллары белән өч күпкырлы фигура ясачак. Алар күз алдында җеп белән моҗизалы рәвештә җыелачак.  Ике күпкырлыны балалар үзаллы әзерләү өчен, җыю ысулы тулысынча тасвирланган белешмә белән, өйләренә алып кайтып китәчәк. Аларның берсендә календарь бастырылган булса, икенчесендә чагу формада төрле уку мәгълүматлары тупланган.

         ФОТО: «Интелектус»  Мавыктыргыч фәннәр автоном коммерцияле булмаган оешмасы (АНО).

         Айрат Сәйфуллин. 2025 ел Президент грантлары фондының  икенче конкурсы җиңүчесе.

«Саннар тылсымы» күргәзмәсе  җиде шәһәрдә үтәчәк
«Саннар тылсымы» күргәзмәсе  җиде шәһәрдә үтәчәк
«Саннар тылсымы» күргәзмәсе  җиде шәһәрдә үтәчәк
«Саннар тылсымы» күргәзмәсе җиде шәһәрдә үтәчәк
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас