

Яңа тур старт алды.
Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәге галимнәре тарафыннан эшләнгән “Михаил Ломоносов. Дөньяга яңача кара" туры старт алды.
Ачылу тантанасы вузара студентлар кампусында узды. Маршрутның беренче юл салучылары Уфа укучылары булды. Фәнни-популяр тур фән һәм технологияләр унъеллыгы инициативасын гамәлгә ашыру кысаларында старт алды.Ломоносов исемендәге фәнни-популяр тур уникаль фәнни-туристик инфраструктура объектлары аша уза. Укучылар Уфа фән һәм технологияләр университеты лабораторияләрендә геном технологияләре һәм Уфа дәүләт нефть техник университетының кибер-ательесында санлыы игезәкләр кулланып «акыллы» кием булдыру серләре белән таныштылар. Уфа кампусының алдынгы мәйданчыклары буйлап экскурсиядән соң балалар «Торатау» геопаркына - шиханнар итәгенә, уникаль геологик объектларга юнәлделәр.
Яшь туристлар шиханнарның бай тарихы белән геопаркның визит-үзәгендә булып һәм Торатау түбәсенә менеп таныштылар. Шиханнар сирәк үсемлекләрнең уникаль резерваты булып тора, чагыштырмача зур булмаган таулар территориясендә Башкортстан флорасының дүрттән бер өлеше диярлек очрый. Торатауда гына да 904 мең “Кызыл китап" кергән төр үсемлек үсә.